Хезмәт

Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин көрәшчеләрне кабул итте

Һәр ярыштан кайткач, спортчыларның район башлыгы Рамил Нотфуллин белән очрашып сөйләшүе матур традициягә әйләнде.

Инде менә район Советының кече залында аларның башлык белән өченче очрашуы. Монысы аеруча күңелдә калырлык булды.
Район җыелма командасы герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә Әлмәттә узган ярышларда бишенче урынны яулап кайтты. «Торгынлык чорыннан чыгып киләбез, егетләр. 51 команда арасында 5 нче урынны алу безнең өчен зур җиңү инде ул. Барыгызны да шушы олы җиңүегез белән котлыйм. Билгеле, тынычланып калырга ярамый, шушы рухта шөгыльләнүләрегезне дәвам итегез, югалткан позицияләребезне кире кайтару өчен безгә күп тырышырга туры киләчәк әле», диде үз котлавында район башлыгы. Кулын авырттырып та ике әйләнешне җиңеп чыгарга үзендә көч тапкан Нормабаш егете Илдар Зариповка, җитди травма алуына карамастан, өченче урынны яулаган Яңгул батыры Ранил Сафиуллинга, команданы тиешле дәрәҗәдә әзерләгән баш тренерыбыз Ранил Габдрахмановка аерым рәхмәтен җиткерде. Инде ветераннарыбыз арасында бил алышырга тиешле Айдар Гәрәевның, күп еллардан соң келәмгә кире кайтып, яшьләргә тиң осталык белән көрәшне дәвам итүен геройлыкка тиңләде. Кыскасы, батырларыбызның һәркайсына рәхмәт хисләре мулдан җиткерелде бу көнне. Районыбыз спорт тарихын чирек гасырдан артык төрле матбугат чараларында яктыртып килүче Нурзада Сәмигуллинның республикабызда татар милли көрәшен яктыртучы иң яхшы журналистлары арасына кереп, республикада танылып, олы бүләккә лаек булуы да безнең өчен зур шатлык, дип билгеләп узды район башлыгы.
Аңа үзенең олы рәхмәтен җиткереп, каләменең тутыкмавын теләде. Үз чиратларында сүз алып, район спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин, район көрәш федерациясе рәисе Фәрит Әхмәдиев көрәшчеләргә күрсәтелгән кадер-хөрмәт өчен район башлыгына рәхмәтләрен җиткерделәр, үзләренә булган ышанычны акларга ышандырдылар.
Фотолар: http://baltasi.tatarstan.ru/tat/foto_report.htm/photoreport/598900.htm

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 22 февраля 2018 в 14:47
    Возложение цветов Мемориалу пмяти Героям Великой Отечественной войны в Парке Победы г. Казани
  • ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Чапшар күпфункцияле үзәгенндә булды
  • Балтач район Советының егерменче утырышында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Тимерхан улы Борһанов катнаша
  • Район хуҗалыкларында үтә торган хисап җыелышларының чираттагысы "Уңыш"та булды
  • Балтачта 15 февральдә әфганчы-интернационалистлар көне билгеләп үтелде
  • "Татарстан чаңгы юллары"нда балтачлылар да зур активлык күрсәтте
  • "Смәел" җәмгыятендә эшләүчеләр 2017 елда башкарган эшләренә анализ ясарга җыелды...
  • Бүген “Кама” күмәк хуҗалыгында отчет-сайлау җыелышы булып узды. Анда районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин да катнашты
  • “Каймак-Тау”да онытылмаслык бәйрәм үтте
  • Көшкәтбашта февральдә дә чәчәкләр ата
  • Балтачның “Ак калфак”чылары быел кәсепчеләрне барлау эшенә керешә
  • Ветеран чик сакчылары Казан шәһәрендә хәрби-спорт темасына багышланган чарада катнаштылар
  • Кечкенә йолдызларыбыз "Йолдызлык"та сынала
  • Бассейн ачылды! Уррра!!!
  • Балтачта Бассейн ачылу тантанасы
  • Кариле китабын тәкъдим итү кичәсе
  • Балтачтагы "Дулкын" бассейны
  • Республиканың "Наз" хәйрия фонды Балтачның бертөркем баласына "Яңа ел тамашасы" бүләк итте
  • Балтачта җитәкчеләр ярышты
  • Район башлыгы Рамил Нотфуллин призына үткән көрәш ярышлары (1көн)
  • Норма урта мәктәбенең 100 еллык юбилей кичәсе
  • Балтач районында ЗАГС хезмәткәрләре хөрмәтләнде
  • Балтачта "Төнге чаңгы юллары" яңа сезонын ачты
  • 9 декабрьдә башкалада узган авыл хуҗалыгы ярминкәсеннән фоторепортаж
  • Районда терлекчелек өлкәсендә 11 айлык эш нәтиҗәләренә йомгак районнныӊ «Уӊыш» хуҗалыгында ясалды
  • Балтачның “Ватан сакчылары” һәйкәлендә тагын бер флаг күтәрелде
  • Балтач балалары коррупциягә кршы көрәшә
  • Нылкышно-анай куинь полэс дано
  • "Хезмәт"сез яшәп булмый ди карилелеләр
  • Балтачта Мәүлидкә Пәйгамбәрнең чәч бөртеген алып кайтканнар (+фоторепортаж)
  • Каратэ-кекусинкай соңгы елларда районыбызда зур популярлык казана (+фоторепортаж)