Хезмәт

Балтач районында Сабантуй үткәрү көннәре билгеле булды

Предприятие-оешма, авыл җирлеге башлыклары күмәк хуҗалык җитәкчеләре катнашында шимбә көнне узган киңәшмәдә Балтачта һәм авылларда уза торган Сабан туй бәйрәмнәрен үткәрү вакытлары билгеләнде.

6 июнь көнне Пыжмара, Түнтәр, Арбор, Смәел - Шеңшеңәр, Нөнәгәр, Кенә, Көшкәтбаш, Борнак, Алан, Көек авылларында үткәрү каралган. Балтач район Сабан туе 7 июнь көнне узачак. 8 июнь көнне милли бәйрәмнәр дәвам итәчәк. Ул көнне Карадуган, Салавыч, Норма, Бөрбаш, Сосна, Югары Субаш, Яңгул, Чутай, Чепья, Куныр авылларында бәйрәм итәчәкләр. Шубанлылар үзләренең Сабан туйларын 12 июнь көнне уздырырга ниятлиләр.

Реклама

Илфат Самигуллин фотолары

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: