Хезмәт

Балтач турында кайгыртып...

Балтач шәһәр җирлегендә 2507 хуҗалык бар. Аларда 8400ләп кеше яши. 300гә якыны шушы җирлеккә кергән Курмала һәм Көек авылларында гомер кичерә. Беренчесендә - 36, икенчесендә 38 хуҗалык бар.

Бу саннар Балтач шәһәр җирлеге советының узган елгы эшенә ясаган отчетыннан алынды. Әлеге утырышта Балтач җирле советы депутатлары, Балтачтагы предприятие, оешма җитәкчеләре, ветераннары узган елгы эшләргә анализ ясап, киләчәккә планнар билгеләделәр. Бу мәкаләдә җыелыштагы отчет-докладларыннан соң ясалган чыгышларда, бирелгән сорауларда күтәрелгән проблемаларга гына тукталып китәбез. Шуларның берсе - юл билгеләре. Көндезләрен өзлексез йөреп торган машиналар ташкынында кайбер урыннарда урам аркылы чыгу мөмкин түгел. Җәяүлеләр өчен «зебра»ларны тагын бер карап чыгып, кайбер урыннарга өстәргә кирәкми микән? Аерым чатларда, мәсәлән, Казан юлыннан төшкәндә, төп юлдан машиналар туктаусыз агылып торганда, икенчесендә «бөке» хасил була. Моны, бәлки, светофор куеп хәл итеп буладыр? Балтачта җәүлеләр өчен тротуарлар мескен хәлдә. Күп урында кышын кардан чистартылмый. Үзәк урамнардагысының да асфальты ватылып беткән. Башка район үзәкләрендәге кебек брус-чаткалар җәяргә мөмкинлек табылыр бәлки?
Балтачта бөтенебез дә диярлек белгән 20гә якын притон (хуҗасы беркая да эшләми, кеше җыеп ята) бар. Аларда еш кына яшьләр дә күренә. Моңа каршы бер полиция генә әллә ни чара күрә алмый. Өйгә кеше җыеп эчерткән өчен законда җаваплылык каралмаган. Димәк, киң җәмәгатьчелек белән алынып, яшьләрне, гомумән һәркемне аларга йөрүдән туктатырга кирәк. Кеше үзе килмәсә, мәҗбүри чакырмый ич алар.
Башка күп кенә төбәкләрдәге кебек Балтачка да үз бассейны кирәк. Бигрәк тә, кышларын кая барырга белмичә йөрүче яшьләргә шөгыльләнү өчен бик яхшы булыр иде ул. Район үзәге өчен тимераякта шуу, хоккей белән шөгыльләнү өчен мәйданчыклар да җитәрлек түгел әле. Утырышка кергәндә үк һәр оешма җитәкчесенә имза салдырып, бер исемлек биргәннәр иде. Анда кайсы оешманың кайсы көнне Балтач урамнарында дежур торырга тиешлеге язылган. Һәр оешма дежурга кемнәрне чыгарасын (һәр оешмадан икешәр кеше) 4нче февральдән дә калмыйча, җирле үзидарәгә хәбәр итәргә тиеш иде. Аларга «халык дружиначысы» (ДНД) дигән документ тапшырыла. Шуның белән алар участок полицейскийлары белән килешеп, һәркөнне чират буенча кич төнге 12 сәгатькә кадәр, урамнарда тәртип саклап йөрергә тиеш. Бу күп районнарда эшләнә һәм әйбәт нәтиҗә бирә икән. Безгә дә җаваплы карарга кирәк моңа.
Утырышта җирле үзидарәнең отчеты, узган елгы бюджет үтәлеше канәгатьләнерлек дип табылды, агымдагы елга планнар расланды.
Җыелышта муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин катнашты һәм чыгыш ясады.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: