Хезмәт

Балтачта бәрәңгене алып бетерделәр

Авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә быел бәрәңге 742 гектарда үстерелгән иде. 1нче октябрьгә ул тулысынча алынып бетте.

Хәзер аралап подвалларга урнаштыру белән шөгыльләнәләр. Бозыкларын, кайткан балчыкны чигергәч кенә төгәл уңыш билгеле булачак. Әлегә һәр гектардан 200 центнер чамасы исәпләнелә. Иң күбе - гектардан 300 центнердан артык - «Татарстан»да. «Бөрбаш», «Сосна», «Сорнай»да да уңыш әйбәт, 250 - 200 центнер чамасы. Тимирязев исемендәге, «Яңа тормыш» хуҗалыкларында «Колобок» яңа сорттан 280 - 230 центнер алганнар.
Фото: http://www.kleck.by/?cat=119

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: