Хезмәт

Балтачта “Донорлар көне” үтәчәк

24 ноябрьдә Чепья участок дәваханәсендә, ә 25 көнне Балтачта "Донорлар көне" үткәрелә.

Кан бирергә теләүче 18дән 60 яшькә кадәрге гражданнарның 3 тәүлек алдан майлы, кыздырган ризыклар ашаудан һәм спиртлы эчемлекләр кулланудан тыелып торулары сорала. Донорлар сафына басып, игелекле гамәл кылырга теләүчеләрнең сәламәт булулары кирәк. Дәваханәгә килүчеләрнең үзләре белән паспортлары булу шарт. Кан тапшыру иртәнге сәгать 9.00да башлана. Белешмәләр өчен телефон: 2-52-49.

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: