Хезмәт

Балтачта геройларның якыннарын хөрмәтләделәр (+фото)

Район башлыгы Рамил Нотфуллин  Иске Көшкәт авылында яшәүче Россия Герое Исаев Олегның әти-әнисе Вера һәм Николай Исаевларда кунакта булды.

Рамил Нотфуллин Ватан Геройларын искә алу уңаеннан, бүген  районыбызның Иске Көшкәт авылында туып үсеп, батырларча һәлак булган очучы, “Россия Герое” Олег Николай улы Исаевның әти-әнисе белән очрашты. Очрашуда шулай ук район хәрби комиссары Васил Вәлиев, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина да  катнашты. 

Рамил Рәшитович Исаевларның тормышлары белән кызыксынды, олылар үз чиратларында уллары Олег хакындагы истәлекләре белән уртаклашты. 

Реклама

Район башлыгы шулай ук Социалистик Хезмәт Герое Рим Зариповның тол калган тормыш иптәше Люция ханым янында да булды, олы хөрмәт йөзеннән күчтәнәч пакет тапшырды.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: