Хезмәт

Башланды борчак кайта

Балтачта яңгыр явып киткән саен әтигә шалтыратам: - Сездә яудымы? - Юк. Түбәдәге шиферга бер-ике тамчы гына төшкәләп алды. Районның иң төньягында урнашкан Шодада яздан бирле яңгыр юк.

Һәм менә «Якты юл» җәмгыятенең бер бригадасы булган шушы төбәктә районда беренчеләрдән булып уракка төштеләр. Яңгыр булмагач, басулар көнләп саргая, игеннәр бердәм җитешә. Уңышы гына әллә ни түгел. Әнә, борчак гектарыннан 9 центнер чамасы чыга ди. Шулай булса да игенне кырда калдырып булмый инде, җыеп аласы. Хуҗалык рәисе Раиф Хәкимов та, агроном Котдус Әсхәдуллин да һәр көн иртә-кич басуларны бер кат әйләнеп кайталар. Алдагы көнгә эшне планлаштыру өчен барысын да үз күзең белән күрүгә җитәме соң. Без килгәндә хуҗалыкта борчакның соңгы гектарлары теземнәргә салына иде.
Механизатор Рәшит Галимуллин «Магдон» комбайнында бу эшне бик сыйфатлы һәм тиз башкара. Элеккерәк елларда 4-5 чапкыч башкарган кадәр эшне хәзер берүзе ерып чыга икән. Ярдәмче булып янында малае Рәмис эшли. Быел Чавал техникумын тәмамлап механизация буенча белгечлек алган. Хуҗалыкка шулай ел да яшь белгечләр өстәлеп тора. Борчак теземнәрен җыеп суктыручылар янында да булдык. Бу эштә без килгән көнне өч данә «ДОН» комбайны эшли иде. Комбайнчылар Раян Йосыпов, Рөстәм Закиров, Рифат Бариевның уракны көтеп алганнары күренеп тора. Беренче көннәрдән үк нәтиҗәле эш күрсәтәләр. Эш барышында килеп чыккан вак-төяк җитешсезлекләр урында ук тиз арада төзәтелә. Аларның ярдәмчеләре Салават Хәйретдинов, Илшат Хәбибуллин, Ленар Зиннәтуллин остазларының һәр сүзен, ишарәсен вакытында тотып алып үзләреннән торганны бик тиз үтәп куялар. Корылык, уңыш юк дип зарланудан файда юк. Эшли торгач җыела, ди механизаторлар. Ындырга 100 тоннадан артык борчак кайткан инде. 200 гектарлап арышлары бар. Аны да теземнәргә сала башлаганнар.
Комбайннардан ашлык ташу өчен машиналар җитәрлек әзерләнгән, барысы да брезент белән тәэмин ителгән. Әле бу көннәрдә чит өлкәдән печән ташучы машиналар да кирәк булу белән ашлыкка күчәчәк, тишек-тошыклары томаланган.
Печән димәктән, корылык булса да, аны хуҗалыкта 1000 тонна - планның 65 проценты кадәр әзерләгәннәр инде. Мал асраучы шәхси хуҗалыкларга да биргәннәр. Чөгендер җирен тәрбияләп торучыларга 1әр рулон биргәннәр. Механизаторларга, терлекчеләргә әле тагын өлеш чыгаралар. Мал асраучы шәхси хуҗалыкларга читтән сатып алып кайтып булса да фуражны да бирәчәкбез, диләр идарәдә. Корылык, азык юк дип, булган малны бетермәү, баш санын арттыру ягында алар.
Әле урак башланды гына, инде көзге чәчү өчен җитәрлек кадәр басуны да әзерләп бетереп киләләр. Биредә механизатор Рәфыйк Гамбәров «БДТ-7» агрегаты тагылган «Т-150» тракторы белән югары җитештерүчәнлек күрсәтә. Якын көндә, сугылган борчак саламнарын җыеп алгач, «К-744» тракторы белән Нуретдин Гайсин да басуга чыгачак. Ул да чыккач чәчүдә җир әзер түгел дип туктап торулар булмый да булмый инде. Кунырында, Шодасында булмасын, эш белгән механизаторлар күп. Әнә, корылык дип тормаганнар, басулардан үләннәрнең булган кадәрен төптән кыркып җыеп, 17 июльгә 4024 тонна сенаж хәзерләгәннәр. Бу кирәкленең 60 проценты кадәр. Узган елдан калган 3 баз сенажлары әйбәт сакланган, әле кукурузны җыясылары бар, яңгырлар явып күпьеллык үләннәрнең дә икенче каты үсеп китмәсме...
Өмет белән яшиләр, эшлиләр «Якты юл»да. Терлек азыклары әзерләүдә зур өлеш керткән Расил, Васил, Рәйхан Нәҗипов, Рәис Сәгыйтҗанов, Илнур Мәгъсүмҗанов, Фарук, Илдар Вафин, Алмаз Фәйзрахманов, Илдус Гайсин... гомумән, кайсы белән генә сөйләшмә, берсе дә уфтанмый, быелгы уракның уңышлы үтәсенә, хуҗалыкның да, үзләренең дә амбарларында кышлык запас буласына ышаналар. Кырдагыларга эш өчен бөтен шартлар да тудырылган, көнгә ике тапкыр ашаталар, техник хезмәт күрсәтелә, янгын машинасы басуда, түләү шартларын белеп торалар.
Рәсемдә: Нуршат һәм Илшат Шиһабетдинов, Зиннәтулла Әгъзәмов, Наил Закиров.
Раян Йосыпов, Салават Хәйретдинов, Гозәер Вафин.
Илнур Саттаров.
Хәлил НӘКЫЙПОВ тексты һәм фотолары

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: