Хезмәт

Берәүләр табыш ала, икенчеләре...

Элек тә шулай булды, хәзер дә шулай: район хуҗалыкларының көндәлек акчага булган ихтыяҗларын тәэмин итүдә сөт җитештереп сату беренче урында тора.

Реклама

Шуны тирәнтен аңлаган хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре елның теләсә кайсы сезонында бу тармакны күз уңыннан ычкындырмыйлар. Мәсәлән, «Татарстан» хуҗалыгында сөт җитештереп сатудан елның-елында әйбәт табыш алалар. Быел ун айда биредә 3424 тонна, узган ел шушы чордагыдан 159 тоннага артык сөт җитештерелде. Сөт сатудан 40 миллион 463 мең сум акча кергән, ә чиста табыш 12 миллион 432 мең сум тәшкил итә. Рентабельлелек дәрәҗәсе дә районда иң югарысы - 44,4 процент. Монда исәп-хисап эшенә төгәл һәм таләпчән баш икътисадчы Разия Насыйбуллинаның да хезмәт өлеше бар, билгеле (рәсемдә). Баш икътисадчысы Асия Сәйфетдинова булган «Яңа тормыш» хуҗалыгында да икътисадым күрсәткечләр районда иң әйбәтләрдән санала. Биредә быел ун айда сөт җитештерүнең рентабельлек дәрәҗәсе 44,3 процент тәшкил итте. Сыйфатлы азыкны белеп ашаткач, 1 центнер продукция җитештерүгә тотылган азык чыгымнары 1,2 центнер азык берәмлеге генә (бу - район буенча уртача 1,55 центнер) булды. Ун айда 28 миллион 228 мең сумлык сөт сатып, 8 миллион 666 мең сумлык табыш алдылар.
Смәелдә ике дистә елдан артык икътисадчы булып эшләүче Розалия Фазылҗанова да фермаларда еш була. Белгечләр, терлекчеләр белән икътисадый күрсәткечләр, азрак чыгымнар белән күбрәк продукция җитештерү юллары, сумнарның тиеннәрдән җыелуы турында сөйләшүләр,аңлатулар үткәрә. Монда да сөтне файдага җитештерәләр. 10 айда рентабельлелек күрсәткече 44 процент булган. Сөт сатудан хуҗалык кассасына 20 миллион 262 мең сум акча кергән, шуның 6 миллион 238 мең сумы - чиста табыш. Баш икътисадчылары Фәридә Фазылова, Айсылу Шәяхмәтова, Радик Вәлиев, Фәйрүзә Сәгзетдинова булган «Кама», Тимирязев исемендәге, «Маяк», «Кызыл юл» хуҗалыкларында да сөт сатудан ун айда 6-7 миллионлап табыш алдылар, рентабельлелек дәрәҗәсе 42-30,9 процент булды. Әмма хәл барлык хуҗалыкларда да болай әйбәт түгел. Аеруча «Алга», Рәхимов исемендәге, «Арбор» хуҗалыкларында нык сынаталар. Аларда сөт җитештерүдә рентабельлелек күрсәткече 1,8-5,4 процент кына тәшкил итә. «Уңыш»та сөт сатып, ун айда нибары 860 мең сум гына табыш алганнар. Ә «Арбор»да ул 685 мең, «Алга»да 290 мең сум гына тәшкил итә. «Нөнәгәр», Тукай исемендәге, «Сосна» хуҗалыкларында да сөт җитештереп сатып, көтелгән акчаны ала алмыйлар.
Икътисад мәсьәләсе күтәрелгәнгә күрә, язмада, беренче чиратта, әлеге өлкә белән турыдан-туры шөгыльләнүче икътисадчылар телгә алынды. Продукция җитештереп сатудан кергән акча хуҗалык җитәкчесенең, белгеченең, терлекченең уртак хезмәт нәтиҗәсе булса да, ничек арзангарак җитештереп, кыйммәткәрәк сатып, күбрәк акча кертү мәсьәләләре белән, беренче чиратта, икътисадчы кызыксына, ул хәл итә. Акчаны ул саный. Ә акча санаганны ярата.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: