Хезмәт

Без яхшы яшәсен дип

Март аеның өченче якшәмбесендә һәр елны торак-коммуналь хезмәте күрсәтү эшчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Кемнәр алар безнең тормыш шартлары турында көндәлек кайгыртып торучылар, яшәешебезне тагын да матурлау өчен күптөрле чараларны тормышка ашыручылар? Бәйрәмнәре уңаеннан шушы сорауларга җавап табуны максат итеп, район торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсенә килдем. Идарә белән өч дистә...

Март аеның өченче якшәмбесендә һәр елны торак-коммуналь хезмәте күрсәтү эшчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Кемнәр алар безнең тормыш шартлары турында көндәлек кайгыртып торучылар, яшәешебезне тагын да матурлау өчен күптөрле чараларны тормышка ашыручылар? Бәйрәмнәре уңаеннан шушы сорауларга җавап табуны максат итеп, район торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсенә килдем. Идарә белән өч дистә елга якын җитәкчелек итүче Шамил Җәләев үзе чираттагы ялына киткән. Шуңа күрә беренче очратып сөйләшкән кеше идарәнең аның урынына калып торган баш инженеры Рәшит Гарәфиев булды (рәсемдә). Ул да монда күптәннән эшли инде, коллективны яхшы белә, тәҗрибәле, абруйлы хезмәткәр. Аны эш кабинетында фотога төшереп алдым.


Җылытучылар
- Бүген биналарда тиешле җылылык саклау иң мөһим эшләребезнең берсе, - дип сөйләп китте ул. Бу эш белән мастерлары Рамил Мәхмүтов, Әсхәт Шакиров булган ике бригада шөгыльләнә. Берсе котельныйларга килгән газ линиясенең, икенчесе җылылык торбаларының төзеклеген тәэмин итә. 112 котельный бар икән. Котельныйларда эшләү махсус укыган, вазыйфасына бик җаваплы караучы кешеләргә генә ышанып тапшырыла. Башта 1 айга сынау шарты белән алалар, бу гаять җаваплы һәм мөһим эшкә сәләте-теләге булганнар гына урынында калдырыла. Газ котельныйлары операторлары арасында хатын-кызлар да күп. Алардан Рәмзия Шакирова, Роза Шиһабетдинова, Сәрия Дәүләтова, Фатыйма Гыйләҗетдинова, Кәүсәрия Закирова һәр сезонда халыктан моң-зар килмәслек итеп, яхшы хезмәт күрсәтәләр. Гомумән, хатын-кыз операторларыбызның эшләренә тел-теш тидерерлек түгел диделәр идарә конторасында. Һөнәри бәйрәмнәренә макталып, яхшы эш күрсәтеп килүче ир-егетләр дә күп. Быел 60 яшен тутыручы тәҗрибәле остаз Рәшит Газизов, Камил Сәмигуллин, Рәфыйк Габдрахманов - Балтачтагы котельныйларда эшләүче 40лап операторны санап чыксаң, бик күпкә китәр иде. Барысы да мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, мәдәният, спорт, хастаханә биналарында, идарә карамагындагы йортларда нормаль җылылык булдыру өчен зур тырышлык куялар.

Суга кытлык булмас


Халыкны җитәрлек күләмдә эчә торган су белән тәэмин итүне әлеге тармак хезмәткәрләре иң беренче пландагы эшләре итеп саныйлар. Ел саен пәйда булып торган яңа урамнарга да әле өйләр төзелеп бетмәсә дә су линияләре үткәрелә. Күптән салынган иске линияләрне планлы рәвештә яңартып торалар. Су һәм канализация линияләренең төзеклеге өчен биредә аерым бригада җавап бирә. Аны 1992нче елдан бирле инде Фаил Габдрахманов җитәкли. Балтачның кайсы урамына кайчан нинди торба салынган, кайларда янгын куркынычсызлыгы буенча су алу урыннары бар... гомумән, райондагы эчә торган су чыганаклары буенча аннан да яхшы хәбәрдар кеше юктыр. Әнә шундый тәҗрибәле мастерны чираттагы чакыруга чыгар алдыннан бригаданың «ашыгыч ярдәм» слесарьлары белән фотога да төшереп алдым. Рәсемдә сулдан-уңга: кешеләрдән сигнал алуга су белән килеп чыккан күңелсезлекләрне тиз арада төзәтеп куючы слесарлар Альфред Хәйруллин, Александр Павлов, Руслан Галимов һәм мастер Фаил Габдрахманов. Башняларга су тутыручы машинистлар Хәлим Йосыпов, Халит Гайнетдинов, Исмәгыйль Гарипов, Мансур Шәфигуллин да үз эшләренә бик җаваплы карыйлар. Җәй айларында, ул бигрәк тә явымсыз, эссе килгәндә насослар яныннан бөтенләй китеп булмый ди алар. Балтачта суның артык әрәм-шәрәм ителүенә дә эчләре поша. Краннардан кирәкмәгәнгә су агып тору, бакчаларга тәүлек буе су сиптерү очракларының күп булуын әйтәләр. Нәтиҗәдә, Балтачның югары урамнарында су кытлыгы сизелә башлый. Моны кешеләргә аңлатып кына хәл итеп булмый инде. Шуңа күрә өске урамнар өчен яңа артезиан коелары казу, су тутыру өчен өстәмә башнялар кую буенча чаралар эшләнә. Бу районның «Чиста су» программасында да бар. Балтач торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсенә районның 24 авылын эчә торган су белән тәэмин итү йөкләнгән. Калган авылларда бу эш өчен Чепьядагысы җаваплы. Нормабаш, Чапшар, Кили авылларындагы башняларга су кудыру насослары машинистлары Резеда Рәхмәтуллина, Фәргать Габдрахманов, Гөлнур Шәйхетдинова эшеннән халык канәгать. Районны чиста су белән тәэмин итү бер торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе проблемасы гына түгел. Моның буенча район башкарма комитетында махсус чаралар планы бар, һәр җирле үзидарә дә шөгыльләнә. Балтачыбызда су проблемасы булмас, һәр йортка аның чистасы гына килер дип ышанасы килә. Аннан һәр хуҗалык суга счетчиклар куйдырырга тиеш һәм бу да суны теләсә ничек агызуны чикләр иде. Контролерлар Айдар Бикбулатов, Наилә Гайнетдинова моның буенча тикшерүгә чыккан саен халык арасында зур аңлату эшләре алып баралар.

Реклама


Канализация
Хәзер Балтачның пычрак суларны чистарту буенча үз канализация челтәре бар. Хастаханә, ашханә ише оешмаларда, күпкатлы йортларда кулланылган сулар хәзер гомуми челтәр буенча агызылып махсус чистарту корылмасына китерелә, шунда чистартыла. Бу суларны кудыруда эшләүче машинист-оператор Самат Әхмәдуллинның хезмәтен югары бәяләделәр. Су чистарткыч корылмаларның төзеклеген тәэмин итүдә мастер Илфак Вәлиев үз эшенә бик җаваплы карый. Монда эшләүче ирле-хатынлы Гөлнур һәм Альберт Абдуллиннар да бик тырышлар.

Чүп түгүчеләр


Балтачыбызның шәһәрләшүенең дә йогынтысы булды бугай, хәзер чүп түгүчеләргә көн саен тонналап чүп чыгарырга туры килә. Чүпне урам башындагы контейнерга кадәр дә илтәсе юк хәзер, капчыккамы, кәгазь тартмагамы тутырып, капка төбенә генә чыгарып куясы. Билгеле бер көндә үзләре төяп алып китәләр. Баштарак бу гамәл халыкка бик ошап бетмәсә дә, хәзер әйбәт булды, җайлы булды әле дип сөйлиләр. Киресенчә, чүп түгүчеләрнең үзләренә авырлык тудыра әле бу. Элек чүп бер урыннан гына алып кителсә, хәзер урам буйлап йөрергә, чүпне кул белән күтәреп төяргә кирәк. Аның каравы, чүп калдыкларын контейнердан читкә ташлаулар бетте, урамнар чистарды. Калдыкларны җыйнау, урнаштыру белән шөгыльләнүче бригаданы мастер Фәргать Шакиров җитәкли. «Мусоровоз» машинасы шоферлары Айдар Низамов, Рафис Хәкимов бәйрәм дими, ял дими, көн саен диярлек рейста. Йөк төяүчеләр Рүзәл Шакиров, Фирдүс Гарәпшин, Самат Шиһабетдинов, Ленар Мәгъсүмов кебекләргә авыр эшләрендә Ходай сабырлык һәм көч бирсен. Капка төпләренә рәтләп төреп бәйләмичә туалеттан, кош-корт астыннан чыккан калдыкларны да чыгарып куючылар бар. Кыш көне салкында ярый әле, җәйләрен ул калдыклар таралып өсләренә аккан вакытлар да була. Кешеләр аларны һәм аларның хезмәтен дә хөрмәт итсеннәр, тәртиплерәк булсыннар иде. Мастер Ф.Шакиров чүп полигонында эшләүчеләрне аеруча хөрмәт белән атады. Фотога да төшер әле үзләрен дип шунда алып барды. Рәсемдә полигонда кәгазен кәгазьгә, полиэтиленын полиэтиленга, пыяласын пыялага... җыеп, аралап, пресслап торучы Фидарис Гәрәев белән Рәшит Хаҗиевны күрәсез. Шулай ук яхшы эш күрсәтүче Газинур Гарипов бу көнне башка участокта булу сәбәпле, рәсемгә керми калды. Зөлфәт Мөҗипов «Т-170», Валерий Гаврилов «ДТ-75» тракторларында полигонда чүп-чарны өеп, тәртипләп торалар.


Төзекләндерү
Балтачыбыз урам-тыкрыкларын тәртиптә тоту буенча да күп эш башкаралар биредә. Бу эшләрне мастер Исмәгыйль Шакиров оештыра. Махсус техниканы кирәкле урыннарга ул җибәрә. Зиннур Нуриев «Т-25» тракторында хәзер нигездә тротуарларны кардан чистарту белән шөгыльләнсә, механизаторлар Рафис Закиров, Илдар Җәләлов, Камил Гарипов урам-тыкрыкларны чистарталар. Идарәдә барлык техниканың төзек эшләвен тәэмин итүне кайгыртучы баш механик Мулланур Гыйбадуллинның да хезмәтен югары бәялиләр. Исмәгыйль Шакиров бригадасы Балтачны төзекләндерү буенча ел әйләнәсе колачлы эш башкара. Җәйләрен урамнарның шау чәчәккә күмелүендә аларның өлеше зур. Чәчәк үсентеләрен иртә яздан Нормадагы теплицаларында үстереп үзләре әзерли. Шофер Фидаил Шәрәфетдинов утыртылган чәчәкләргә җәй буе махсус машинада су сиптерә. Урамнардагы асфальтны юып чистартуны ул башкара. Бу бригадага урамнардагы агач-куакларны кисеп, тигезләп үстерү дә йөкләнгән әле. Әле менә Балтачта редакция бинасы белән янәшә йортта яшәүче Сәлимә Нигъмәтҗанова зур рәхмәтен җиткерде үзләренә. Ничә еллар кул җитмәгән карт каеннарны кисеп, урынын чистартып киткәннәр. Рамил Фәйзрахмановның тәвәккәллегенә, кыюлыгына, тырышлыгына бик күңеле булган. Монда эшләгән Рафис Хафизов, Фердинанд Идиятуллиннарга да рәхмәтлемен ди.


Электрчылар
Халыкның тормыш-көнкүреш шартларын кайгыртучы барлык тармакларда әйтелеп бетелде бугай дип чыгып китәргә җыенган идем баш инженер Рәшит Гарәфиев туктатты. - Электрчылар турында әйтмәгәнбез ич. Котельный, полигон, су башнялары, гараж - гомумән идарәдә электр кертелмәгән бер генә бина да юк. Барысының да төзеклеген тәэмин итеп, контрольдә тотарга кирәк. Элек бөтен коммунальныйда, алай гына да түгел Балтачта бер Насруллин данлыклы электрчы булса, хәзер аның эшен берничә кеше дәвам итә Вячеслав Овчинников, Павел Весленов үз эшләренең осталары. Баш электрчы Айрат Латыйповның да тәҗрибәсе зур.


Хисаплау үзәге
Коммуналь хезмәтләр өчен түләү мәсьәләләрен тәртипләп торучы бердәм хисап үзәге турында да әйтергә кирәк. Алар турыдан-туры идарәгә карамасалар да, аның өчен эшлиләр. Сөмбелә Садыйкова, Гөлнур Шәрифуллина бик төгәл, кешегә игътибарлы хезмәткәрләр. Түләүләр буенча компьютерда килеп чыккан төгәлсезлекләр өчен кайбер кешеләрдән бик авыр сүзләр ишетергә туры килсә дә, түземлекләрен җыеп, сабыр гына аңлата, хәлне уңай хәл итә алалар. Халыкка хезмәт күрсәтү, бигрәк тә көнкүреш хезмәте иң авыр, иң җаваплы өлкә. Тормыш яхшырган саен таләпләр зурая. Хәл итәсе мәсьәлә-проблемалар да арта. Ә торак-коммуналь хуҗалыгында аларны аңлый һәм үти алырлык тырыш коллектив тупланган. Бүген аларның барысын да һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз, гаилә иминлеге, сәламәтлек, бәхет телибез.

Автор фотолары

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: