Хезмәт

Бүген Балтачта алдынгы игенче-механизаторлар слеты

Бүген, 31 гыйнвар көнне, район мәдәният үзәгендә "Икмәк белән арта ил яме" дип исемләнгән алдынгылар слеты үткәрелә.

2016нчы елгы кыр эшләре нәтиҗәләре буенча районыбызда гына түгел, ә республика күләмендә ирешкән уңышларыбыз бар. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә, бигрәк тә игенче-механизаторлар хезмәтенә хөрмәт буларак, ел да традицион рәвештә район җитәкчелеге тарафыннан алдынгылар слеты үткәрелеп килә. Әлеге чарага алдынгы хезмәт күрсәткеченә ирешкән хезмәткәрләрне олыларга ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре дә кайту көтелә.
Алдынгылар слеты сәгать13.00дә башлана.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: