Хезмәт

Бүген Бөтендөнья игелек көне

Кеше үзенеӊ эчке халәте белән һәрвакыт нәрсәгәдер мохтаҗ - җылы сүзгәме, назгамы, якын карашкамы, җиӊел генә орынып китеп хисләрне белдерүгәме, кайгы-хәсрәтне уртаклашугамы...

Ничек кенә булмасын, без әдәми зат, без җәмгыятьтә яшибез һәм шул җәмгыятьнеӊ аерым кешеләренеӊ безгә карашы бик мөһим. Димәк, без бер-беребезгә бик кирәк һәм зур терәк икәнбез бит.
Игелек һәм изгелек татар телендә бер тамырдан. Изгелек җыярга телибез икән, ясалма булмаган, чын күӊелдән игелек кылырга тиешбез дип уйлыйм. Шунлыктан, иӊ башта якыннарыбыздан башлап, һәрбер кешегә булган карашларыбызны яхшыга үзгәртеп, һәркемгә ихтирам белән карасак иде.
Фото:http://www.liveinternet.ru/tags/

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: