Бүген халыкара гаилә көне
Ел да 15 майда – табигатьнең иң гүзәл вакытында Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез.
Гаилә кешенең таяныр ноктасы, һәркем өчен кадерле урын. Ул кешене шәхес буларак формалаштыра, рухи һәм әхлакый тәрбия бирә, иң матур гореф-гадәтләрне сакларга һәм үстерергә ярдәм итә. Үз йортында бәхетле булган гына бәхетле. Кеше яшәешенең асылын шушы гап-гади сүзләр ача да сала. Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртү өчен тәгаенләнә. Көнозын дөнья куып арган адәм баласы гаилә ышыгында аз гына булса да ял итә, рухи көч һәм дәрман җыя.
Балтач районыбызда 10 меңнән артык гаилә исәпләнә. Гаилә һәр кешегә кирәкле җылы учак ул. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Шунысы куаныч, безнең җирлектә дә пар канатлы ныклы гаиләләр бихисап күп. Ә гаиләдә бала туу – һәркем өчен сөенечле вакыйга. Бала туу аның нигезен ныгыта, ямь өсти.
Чыннан да, гаилә тормышы – исәпсез-хисапсыз хезмәт, сикәлтәле гомер юлы. Шул юллардан гомер буе бер-берсен аңлап, бер-берсенә ярдәм итеп, бер-берсенә юл куеп яшәүче гаиләләр – һәр кешедә соклану уята.Бәйрәм уңаеннан һәр гаиләгә исән-сау булып, сәламәтлек белән яшәүләре насыйп булсын. Йортларыбызда тынычлык, татулык, үзара аңлашу булсын, яңа туган сабыйлар бәхетеннән дөньялар гөрләп торсын.
Фото: https://pixabay.com/ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев