Бәрәңге басуларында
«Смәел» җәмгыятендә барлыгы 124 гектар җиргә бәрәңге утыртылган. Бу узган ел белән чагыштырганда 40 гектарга кимрәк дигән сүз. Уңыш буенча да бераз чигенеш бар.
Бәрәңге басуларында Смәел урта мәктәбе, Чепья урта мәктәбе, Сизнер авылы балалары иртәнге сигезенче яртыдан көндезге сәгать 2гә кадәр тырышып хезмәт куя. Укучыларга ярдәмгә берничә көн активлар да чыккан. Механизаторлар Рәфыйк Әхәтов Сизнер, Смәел егетләре белән, ә Равил Шәяхтямов Чавал техникумы студентлары (рәсемдә) белән «GRIMME» комбайнында эшлиләр. Без килгәндә ялга туктаган иделәр. Егетләр ике сменада иртәнге сәгать җидедән кичке унга кадәр хезмәт куя. Смәеллеләр «Невский» һәм «Роко» сортлы бәрәңгеләргә өстенлек биргән.
«Невский» бәрәңгесе гектарыннан - 120, ә «Роко» 150-160 центнер чыга, - ди агроном Тәбрис Зәкиуллин. - Узган елгыга караганда уңыш чигенкерәк. Тагын шунысы да бар, төрле басуда төрлечә. Бәрәңгене биредә капчыкларга түгел, машинага җыеп, подвалларга кайтаралар. Анда алты кеше аралап, бәрәңгене сату өчен әзерли. Шунысын искәртеп узу кирәк, «Смәел»дә 1 мең тонна һәм 3 мең тонна (яңа) сыйдырышлы подваллар бар. Бәрәңгене исә Казан шәһәренә һәм Саба кулланучылар җәмгыятенә килограммын 6 сумнан сатканнар. Бәлки шушы көннәрдә бер килограмм бәрәңгенең бәясе 6,50 сум булыр дигән өметтә җәмгыять белгечләре. Биредә шулай ук сортларны алыштыру өчен 6 гектарда супер элита «Невский» сорты да утыртканнар.
«Смәел»дә бүгенге көндә бәрәңгенең яртысы җыеп алынган инде. Җәмгыять алдында көннәр яхшы торганда «икенче икмәк»не тиз арада күмәк көч белән җыеп алу бурычы тора.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 май 2022 - 10:48АО «Транснефть - Прикамье» провело технический семинар молодых специалистов в Татарстане Ежегодный технический семинар молодых специалистов прошел на базе Альметьевского РНУ. В нем приняли участие 30 молодых специалистов из пяти филиалов и аппарата управления АО «Транснефть - Прикамье».3400
-
25 май 2022 - 10:46Авыр хәлдә калганнарга ярдәм кулы сузыйк! Татарстан Республикасыныӊ Ижтимагый палатасы ярдәме белән Казан шәһәрендә "Приют человека" дип исемләнгән тернәкләндерү үзәге эшли. Монда авыр хәлдә калган кешеләргә ризык, кием тәкъдим ителә һәм төн куну урыннары оештырылган.4300
-
25 май 2022 - 09:21"Минем кызларым... һәм аларның Әтиләре!" (+фото) Түнтәр мәктәбендә узган "Соңгы кыңгырау" бәйрәмендә беренче мәртәбә әтиләр белән вальс биегәннәр.11701
-
5 март 2022 - 14:33Салавыч укучылары шахматчыларны җырлап-биеп сәламли
-
3 март 2022 - 13:32💔🥀 БҮГЕН КИҢ ТАНЫЛУ АЛГАН ИҢ ТАЛАНТЛЫ РАЙОНДАШЛАРЫБЫЗНЫҢ БЕРСЕ — НАИЛ АБЫЙНЫ СОҢГЫ ЮЛГА ОЗАТАЛАР…
-
20 май 2022 - 10:10Газетаның 19нче санында (20 май, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар39700
-
24 май 2022 - 13:21Балтач мәктәбендә узган "Соңгы кыңгырау" бәйрәменнән фоторепортаж Балтач урта мәктәбендә соңгы кыңгырау гадәттәгечә һәр чара кебек искиткеч матур һәм оешкан төстә үтте.49102
-
24 май 2022 - 16:11Балтач гимназиясендә дә бүген "Соңгы кыңгырау" чыңлады (+фото) Балтач гимназиясе. Соңгы кыңгырау. Бәхет ачкычлары. Гитарага җыр һәм ике мәртәбә вальс.41601
-
23 май 2022 - 21:21«Халык күбрәк ике төс кергән тәрәзә йөзлекләрен ярата» , ди райондашыбыз Ранил Кариле авылында яшәүче Ранил Гарифуллин тәрәзә йөзлекләре, почта әрҗәсе, капка бизәкләре ясый. Бу эшкә ул студент вакытында акча эшләү теләге белән генә тотынган булган.40101
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика