Бурычлар тәгаенләнде
Күптән түгел район Пенсия фонды идарәсенең исәп-хисап җыелышы булып узды. Чарада РФ Пенсия фондының ТР буенча идарәсенең капитал салу процессын исәпләү һәм оештыру бүлеге җитәкчесе урынбасары Нина Александровна Татьянина катнашты.
Иң элек идарәнең 2011нче елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Уңай күренешләр, ирешелгән уңышлар белән беррәттән җибәрелгән хаталар, эшләнеп бетмәгән эшләр хакында әйтелде. «Күңелсез күренешләр белгечләрнең, ә кайбер очракта бертөркем хезмәткәрләрнең игътибарсызлыгы һәм төгәлсезлеге белән аңлатыла», диде идарә җитәкчесе Наил Мөхәммәтгалиев. Пенсия һәм пособиеләр белән тәэмин итү, «Ана капиталы» сертификаты тапшыру, взнослар түләү буенча төгәл саннар китерелде. «Пенсиянең тупланма өлешенә ирекле иминият взнос-ларын кертү турында»гы 56нчы номерлы ФЗның безнең җирлектә тулы куәткә эшләп китә алмавы хакында аерым сөйләшү булды. Киләчәктә бу юнәлештә күләмле генә эшләр алып бару һәм монда җирле җитәкчеләрнең ярдәм итүе кирәклеге әйтелде. Әлеге тармак белән тыгыз элемтәдә эшләгән район суд приставы хезмәте җитәкчесе Наил Гайнанов, район почта элемтәсе үзәге җитәкчесе Гали Фәйзрахманов, шулай ук муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, ветераннар советы рәисе Дамир Габдрахмановлар да сүз алып идарә-нең эшчәнлегенә югары бәя бирде.
- Халык һәм взнос түләүчеләр белән эшләүнең перспективалы юнәлешләренә басым ясар-га, халыкны һәрдаим массакүләм мәгълүмат чаралары аша яңалыклар белән таныштырып бару кирәк, -диде Нина Татьянина үз чыгышында.
Район Пенсия фонды идарәсенең үз бурычларын намус белән үтәве, пенсияләрне һәм пособиеләрне вакытында һәм тулы күләмдә түләве һичшиксез мактауга лаек. Әмма әлеге юнәлештә җиң сызганып эшлисе эшләр дә күп әле. Идарә җитәкчесенең: «Республика рейтингын-да күрсәткечләрне югары баскычка күтәреп, эш сыйфатын яхшырту өчен тырышачакбыз» дип әйтүе 2012нче елга куелган бурыч-максатларның иң мөһиме дияргә кирәк.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
6 март 2021 - 18:41Укучылар мәктәптә кайсы фәннәрне укырга теләми? Сораштыруда Россиянең 74 регионыннан 1,7 меңнән артык 8-11 сыйныф укучылары катнашты.7201
-
6 март 2021 - 17:11ИГЪТИБАР, ХАЛЫКНЫ КАБУЛ ИТҮ Халыкны кабул итү булачак. Кайда, ничек һәм кемнәр кабул итә?7301
-
6 март 2021 - 15:41Малы мимоза Тямысэтӥ мартлэн тодметэз луэ? Нылкышно нунал официальной шутэтскон нунал луэм бере. Пиосмуртъёслэн йырвисёнзы ватсаськиз – мар кузьмано. Соослы юрттэт луыса вуиз чебер сям — сяська кузьман.6400
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
5 март 2021 - 13:05Газетаның 8нче санында (5 март, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар10400
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.156001
-
4 март 2021 - 16:11Тимер чүмеч белән кыйнаган... Ул балаларны каеш, такта, тимер чиләк һәм чүмеч белән кыйнаган.46700
-
5 март 2021 - 20:11Татарстанда яшәүче хатын нәни улын үтергән һәм үз-үзенә кул салган Ишегалдындагы мәетләрне гаилә башлыгы табып алган.45700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика