Хезмәт

Бәйрәм кичендә

31нче декабрь көнне кичке сәгать 8дә, Үзәк чыршы куелган мәйданда бәйрәм тамашасы башланды.

Уен-көлке, җыр, музыка, төрле уеннарга бай иде. Маскаларга конкурс, еллар алышынган көннәрдә туучыларны котлау, исемнәренә "ат" сүзе керүчеләрне сәхнәгә чакырып уйнау дисеңме... Гомумән бик күңелле, зәвыклы һәм истә калырлык булды бәйрәм. Район башлыгы Рамил Нотфуллин халыкны якынлашып килүче Яңа - 2014 нче ел белән кайнар котлап, җылы фикерләрен җиткерде. Тантана төнге 11дә бәйрәм салюты белән тәмамланды. Яңа елны каршылагач, күпләр тагын бирегә дискәтүккә килделәр. Җырлы биюләр аяклар талганчы дәвам итте.
Фотоларда бәйрәмнән күренешләр.

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: