Хезмәт

Бәйрәм — кичкә, көндез — эшкә

Сабантуйларга ияреп дигәндәй килгән медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан район үзәк хастаханәсенең баш табибы Газинур Дәүлиев белән очраштык.

- Яшел аландагы традицион бәйгегезгә быел да җыеласызмы? - дигән сорауга ул гаҗәпләнгәндәй:
- Көтеп алган бәйрәм ич ул безнең. Җыелабыз әлбәттә, - дип сөйләп китте. 40лап хезмәткәргә төрле дәрәҗәдәге Мактау кәгазьләре, бүләкләр әзерләп куйганнар. 450гә якын кеше эшләгән коллектив бергә җыелгач үзе бер мәйданны тутыра.


- Бәйрәмдә эш турында сөйләшеп утырмыйсыздыр инде.
- Рәхәтләнеп ял итәргә, күңел ачарга җыелган җирдә нинди эш ди инде. Анысы турында көн саен да, гомуми җыелышларда да сөйләшәбез. Йөрәк-кан тамырлары, онкологик, гомумән, һәртөрле чиргә каршы профилактик чаралар үткәрәбез. Без 2012нче елгы гомуми эш нәтиҗәләре буенча район хастаханәләре арасында республикада икенче урында торабыз.


- Май аенда ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренең тиз һәм яхшы хезмәт күрсәтүләре турында газетабызда бер авторның мәкаләсе чыккан иде. Шуннан соң «танышлары булгандыр ул аларның, без чакыргач, беркайчан да көттермичә килгәннәре юк аларның», - дип шалтыратучылар булды.
- Андый шикаятьләр үземә дә кереп тора. Ачыклый башлагач, шул сәгатьтә 4-5 җиргә чакыру булганын беләсең. Дежурга куелган табиблар рейста булганда күпмедер көтәргә туры килә инде. Узган ел ашыгыч ярдәмгә өч машина алдык, икесе үзәктә, берсе Чепьяда эшли. Һәр машинада беренче ярдәм күрсәтү өчен мөмкинлекләр булдырылган.


- Ә шалтырату районның иң ерак почмагы Шода авылыннан булса?
- Анда да барабыз. Авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктларын көчәйтүгә, аларны авыруларга беренче ярдәм күрсәтер өчен кирәкле җиһазлар белән тәэмин итүгә зур игътибар бирелә. Чепья, Яңгул авылларындагы хастаханәләр эшләвен дәвам иттерә. Яңгулдагысын ремонтлыйбыз. 2 миллион сумлык эшнең яртысы эшләнде инде. Халык узган ел Ярак-Чурмада ачылган модульле фельдшер-акушерлык пункты эшеннән бик канәгать. Шундый пунктлар Пүскән, Яңа Салавыч, Сизнер авылларында да төзеләчәк. Авылларда квалификацияле, белемле белгечләр эшли.

Реклама


- Югары белем алгач эшкә авылга кайкан табибларга бирелә башлаган миллионга кызыгып кайтучылар юктыр ич?
- Әлегә күренми. Ләкин ул безнең Балтач хастаханәсенә кайтучыларга кагылмый. Чөнки шәһәр тибындагы бистәдә торабыз. Чепья, Яңгул хастаханәләренә, яки берәр авылдагы пунктка кайтсалар эләгәчәк. Кариледә эшли башлаган табиблык амбулаториясенә дә белгеч кирәк булачак.


- Белгеч димәктән, башкаларның эше белән дә кызыксыну, алар тәҗрибәсен өйрәнү, эштә куллану бардыр ич?
- Эш барышында гел эзләнә инде ул табиб. Озаграк эшләгән саен тәҗрибәсе, осталыгы арта. Күрше район хастаханәләрендәге коллегаларыбыз белән гел аралашып торабыз. Берләштерү дигәннәре дә шуңа этәрә. Хәзер бит йогышлы авыруларның авыр төрләренә ятып дәвалану өчен Сабага юллама бирәбез. Инсульт кебек авырулар Арчадагы үзәккә бара. Табибларыбыз квалификацияләрен гел күтәрәләр, аттестацияләрне уңышлы үтәләр.


- Ә шулай да халык арасында үзләре белми, Казанга җибәрмиләр дигән сүзләр йөри.
- Ел саен 250 меңгә якын кеше мөрәҗәгать итә безгә. Шуның кадәр масса белән эшләгәндә бер шикаять тә булмый калмас инде. Ә чынлыкта, безнең табиблар куеп җибәргән диагноз Казанда бик сирәк очракта гына туры килми. Моңа заманча аппаратураларның җитәрлек булмавы да сәбәпче. Ә теләгән кешене республика хастаханәсенә барудан тоткарлаган юк. Тик үзебездә дә дәвалап була торган чир өчен нигә анда направление бирергә икән. Алар районнарда дәвалау чикле булганнарны карасын. Бөтен республикадан җыелгач, чират болай да бик зур ул хастаханәдә.


- Сездә дә кечкенә түгел инде ул.
- Дөрес. Аны киметү, тәртипкә салу чаралары күрелә. Телефон, электрон система, табибның үзе аша язылуны керттек. ГАИ, мылтык тоту өчен медицина белешмәләрен сишәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә генә бирәбез. Менә бу шимбәдә эшкә чыгып халыкны кабул итү өчен бәйгене дә җомга көн кич кенә үткәрергә килештек.


- Әйе, йөк бик зур табибларга. Шундый авыр һәм җаваплы эшегездә сабырлык һәм уңышлар бирсен Ходай. Табибларны, шәфкать туташларын, санитаркаларны, барлык медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Үзегез шуның сагында торсагыз да, сезгә дә иң беренче чиратта сәламәтлек кирәк. Сәламәт булыгыз, гаиләләрегез бөтен, табыннарыгыз мул, бәхетле-шатлыклы көннәрегез күп булсын.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: