Хезмәт

Бәйрәм уңаеннан

18нче март көнне торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.

Реклама

Районыбызда да әлеге тармак хезмәткәрләре гаять игелекле эшләр башкаралар. Аларның хезмәтләренә райондашларыбыз мең рәхмәтләрен белдерәләр. Бәйрәм уңаеннан коммуналь хуҗалык җитәкчесе Шамил Шәфыйк улы Җәләев коллективның һәр членына күчтәнәчләр тутырылган пакетлар тапшыруны оештырды. Без дә аларны узып киткән бәйрәмнәре белән ихластан котлап, нык сәламәтлек, имин тормыш, яңа хезмәт уңышлары телибез.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: