Хезмәт

Бәйрәм — Универсиада узгач

- Безнең хезмәт турында болай да күп языла. Республика күләмендәге матбугатта да күренә башладык. Быел бәйрәмне дә Универсиададан соң билгеләп үтәргә булдык. Анысы мөһимрәк ич, дөньякүләм әһәмияткә ия. ЮХИДИ хезмәткәрләре көне уңаеннан, материаль оештырырга килгәч, район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Фәргать Шәфигуллин әнә шундый сүзләр белән каршы алды.

- Сезнең хезмәт тә әһәмиятле, билгеле инде. Әнә узган ел шушы көндә юлда кайтканда бер шофер «гаишниклар бәйрәме бүген, юлда куркып йөрисе юк» дип сөйләнеп кайтты.
- Шулай. Чыганаклар күп, мәгълүмат тиз тарала хәзер. Һәм нәкъ менә шушы көндә кайбер шоферлар болынга җибәрелгән тай кебек кыланалар. Нәрсәгә? Аларның юлдагы иминлеге безнең өчен дип уйлыйлармы әллә? Шоферларның «юлда гАи юкмы?» дип бер-берсен безнең белән куркытуларын һич аңламыйм. Нәрсә, алар сабый бала, без бөкәймени?! Бер сәбәпсезгә таягын күтәреп машина туктата торган инспекторлар эшләми бездә. Берәр төрле акция, сигнал булса гына инде.


- Республикада чыга торган «Безнең гәҗит»тә сезнең хезмәткәр турында шактый җитди тәнкыйть язмалары дөнья күрде. Моны ничек кабул иттегез инде.
- Ничек дип, ничек язылган шулай итеп. Бер журналист фикере генә әле ул гомуми нәтиҗә ясарга җирлек бирми. Шоферлар белән инспекторлар арасында низаглар еш булып тора. Нәрсә өчен диген? Беренчесе - юлда иминлекне тәэмин итә торган бер авырлыгы булмаган кагыйдәне үтәми, икенчесе - шуның өчен артык кырыслык күрсәтә.


- Кырыслык димәктән, үзем дә берничә тапкыр туры килдем. Башкалар да сөйли: «Малай, авыл эчендә генә йөрисе булгач, каешны эләктереп тормаган идем, Фәргать абый килеп чыкмасыңмы?»,
- дип сөйләшәләр бервакыт дискәтүктә (ДНД буенча чыккан идем) егетләр. «Я, шуннан 1000 тәңкәне чәпедеме әле?», - ди икенчесе. «Юк шул, каешны эләктереп йөр дип, җилкәдән кагып җибәрде». Фәргать Шәфигуллинның шуның кебек беренче тапкыр кисәтү белән җибәргән очраклары турында күп шоферлар сөйли. Мәсәлән, инспектор туктатканда сигнал лампочкасы янмый, ди. Нигә шунда ук моның өчен шоферны җәзага тартырга. Кисәтергә кирәк. Алыштырсын лампочкасын. Лампочка янмыйча, юлда хәвеф кенә була күрмәсен берүк, дип фикер йөртә Фәргать. Һәм син үзең шулай уйлыйсың, шулай эшлисең, ә кул астындагы инспекторлар турында төрле сүзләр йөри бит, дип сорамыйча түзмәдем.

- Нәрсә? Аптырыйсы юк моңа. Халык белән эшләүче теләсә кайсы категория турында яхшысын да, яманын да сөйләп торалар. Үзбуйлы йөрергә яратучы, тизлек артыннан куучы, кагыйдәләрне санга сукмаучы кайсы шофер безне хөрмәт итсең, ди. гөнаһларын яшерү, аклану өчен теләсә нинди сәбәп эзләүче, теләсә нәрсә сөйләүче шоферлар тараткан гайбәтләр инде ул.


- Алайса гайбәт таратучылар юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен җәзага тартылучылар санынча арта бара инде. Быел андыйлар күпме соң?
- Җитәрлек. Әле быел ярты елга нәтиҗә әзер түгел, биш айлыкны күрсәтеп китә алам. 9 юл-транспорт һәлакәте булды. Анда бер кеше үлде, унбере тән җәрәхәтләре алды. Аварияләрнең сәбәпләре ни диген? 3 очракта тизлекне арттырганнар, 2се исерек. Җәяүле гаепле булганы, йөртергә өйрәнеп җитмичә машинага утыру, юлда йоклап китү очраклары бар.


- Их, шунда берәр инспектор юлда булып алдан кисәтсә...
- Әйе шул, исерек авариягә кадәр тоткарланган булыр иде. Бишәү генә калдык шул хәзер. Бөтен урынга да җитешмибез. Шулай да шактый юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны кисәттек, һәлакәтләрне булдырмый калдык. 5 айда 9100 (7165е видеокамера) тизлек режимын бозу очрагы ачыкланды. 1935 шофер юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафка, 70 кеше рульдә эчеп йөргән өчен җәзага тартылды.

Реклама


- 5 инспекторга шактый зур саннар инде бу.
- Үзебезнең хезмәт кенә түгел, эчке эшләр бүлегенең участок инспекторлары да булыша безгә. ДОСА-АФ оешмасы, эшмәкәр Илдар Галиуллин кебек ирекле ярдәмчеләребез бар. Ел әйләнәсе мәктәпләрдә балалар белән эшләүнең дә нәтиҗәсе сизелә. Һич арттыру түгел, «әти энекәшне автокреслосыз йөртә», «абый эчкән килеш машина белән чыгып китте», дип шалтыратучы балалар да булды. «Игътибар - балалар», «Бала - төп пассажир», «Куркыныч зебра», «Юлда - җәяүле» һәм башка шуның кебек айлыклар, чаралар, конкурслар үткәрелеп тору да кешеләрдә юл йөрү кагыйдәләренә игътибарларны арттыра. Хәтта, бакча балалары арасында да шушы темага багышланган шигырьләргә, рәсемнәргә иҗади конкурслар оештырыла.


- Шундый конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү чараларының берничәсенә бергә бардык ич. Үтемле чара, әйбәт эшкә алынгансыз дигән фикердә калдым. Болар киләчәктә дә дәвам иттереләчәкме?
- Һичшиксез. Әле аларны яңарак, кызыклырак, үтемлерәк итү юлларын да эзлибез. Читтән тәкъдим кертүчеләр булса да, бик рәхәтләнеп кабул итәчәкбез. Безнең төп максат юлда тәртип бозган өчен кемнедер җәзага тарту, штраф салу түгел, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә, юлда бер-береңә юл куярга, әдәплелеккә өйрәтү, безнең хезмәткә һәм безнең үзебезгә дә хөрмәт уяту. Бәйрәм дә кешечә генә үтми ич безнең, теләсә кайсы мизгелдә юлдагы авариягә чыгып китүебез бар.


- Әйе шул. Шулай да бәйрәм белән котлап әйтер сүзегез бардыр ич.
- Бәйрәм нәрсә, бәйрәм үтә дә китә инде ул. Безгә һаман да эшләргә кирәк. Ә моның өчен сәламәтлек, гаиләләрнең бөтен, тигез булуы мөһим. Барлык хезмәттәшләремә һәм шулай ук юлда йөргән һәркемгә әнә шуны телим. Юлларыгызда хәвеф-хәтәрләр очрамасын, иртән чыгып киткәч өйләрегезгә һәркөн кичен таза-сау булып, исән йөреп, сөенеп кайтырга язсың.


- Амин, шулай булсын. Сезнең теләккә чын күңелдән кушылып, әңгәмәдәш Хәлил НӘКЫЙПОВ.

Рәсемдә: Балтач үзәгендә транспорт хәрәкәтенең тиешледән зур һәм аларны кую өчен урынның аз булуы, шоферлар өчен дә, инспекторлар өчен дә мең бәла.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: