Чәчү чәчкән вакытлар
Язгы кыр эшләре башланганнан бирле «Борнак» хуҗалыгы бригадиры Вәзыйх Хәкимуллинның өенә әбәдкә кайтып тормаган көннәре дә күп булды. «Ул булган басуда эшнең тукталмыйча, сыйфатлы башкарылачагына ышанам», - ди хуҗалык рәисе Рәфкать Нәҗипов.
Шулай булмыйча, колхозда гомере буе җаваплы эшләрдә эшләгән, Борнакның хөрмәтле кешесе мәрхүм Васил ага малае бит ул. Менә бу рәсемдә чәчүчеләр арасында Вәзыйх Хәкимуллин сулдан икенче булып тора. Тиз генә кайтып, авылдан чәчкеч өчен кирәкле узелны алып килгән чагы иде. Сулда иң беренче булып торган кеше тәҗрибәле чәчүче Виталий Кузнецов. Вәзыйхтан соң шулай ук чәчү эшләрендә байтак тәҗрибәләре булган Валерий Тимофеев, Азат Кәримовны күрәсез.
Хуҗалык рәисе механизатор Илдар Фәйзрахманов (рәсемдә) адресына да мактау сүзләрен күп әйтте. Башта ике данә «СЗП-3,6» чәчкечләре тагылган «МТЗ-82» тракторы белән үсемлекләрне тукландырганнар. Бу эшне 200 гектарга якын башкарган. Аннан чәчүгә чыккач та сынатмыйлар. 800 гектардан артык чәчкәннәр. Чәчүчеләре Раушан Габделхаков, Илһам Фәйзрахманов, Рәшит Зәйнуллин бик тырыш егетләр. Тикшерү вакытларында чәчкечләреннән орлык, я ашлама төшмичә барган очраклар булмаган.
Өченче рәсемдәге тракторчы Николай Асаков быел яз бер үзе хуҗалыкның барлык басуларын диярлек тырмалап чыккан. Башкарган эше 1100 гектардан артып китә. Ә хуҗалык быел 1459 гектарда сабан культуралары чәчкән. Николай хәзер үзенең күп еллар эшләгән «ДТ-75» тракторына тагылган тырма агрегаты белән чәчүлекләрне тырмалый.
Хәлил НӘКЫЙПОВ фотолары
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
7 август 2022 - 20:11Аш-су остасы Альбина Фәсхиева ни өчен борчыла? Заказ биреп пешертү: замана шаукымымы, ялкаулыкмы?7700
-
7 август 2022 - 17:41Нурзидә чишмәсендә чит ил кунаклары(+фото, видео) 30нчы июль көнне Балтач районы Борбаш Сәрдегәне авылында бик матур Чишмә бәйрәме узды.14800
-
7 август 2022 - 15:41Сак булыйк! Куркыныч янгында ике баланың гомере өзелгән Беренчел мәгълүматлар буенча, балаларның әтиләре эштә, әниләре кибеткә чыгып киткән булган.21800
-
2 август 2022 - 13:33Гыйлембану Зыятдинованы юбилее белән котларга "Дулык" җәмгыятеннән дә килделәр
-
2 август 2022 - 13:32Гыйлембану Зыятдинова 95 яшь тулды.
-
22 июль 2022 - 14:48Балтачта узган гармунчылар җыены "Туган тел" җыры белән тәмамланды
-
5 август 2022 - 08:30Газетаның 30нчы санында (05 август, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар30900
-
29 июль 2022 - 08:30Газетаның 29нчы санында (29 июль, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү, эшкә чакыру һәм башкалар52400
-
6 август 2022 - 21:4121 якташыбыз авыр хәлдә... Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 292 418гә җитте. Тәүлек эчендә янә 91 якташыбызда инфекция ачыкланды.65000
-
5 август 2022 - 22:11Юлда кем очрамас... 17 яшьлек, чәчәк таҗларын яңа гына ачып җиһанга саф карашы белән баккан гөлем бит ул минем.61700
-
7 август 2022 - 08:11Балтачның бер авылында ишегалдына елан кергән Әлеге фотоның Чапшар якларыннан килүе мәгълүм.59600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика