Хезмәт

Дуңгызны чума кырмасмы?

Рәсәйдә шактый таралып килүче Африка дуңгыз чумасы нәрсәсе белән куркыныч, аннан саклану өчен районыбызда нинди чаралар күрелә? Шул уңайдан район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Исрафиловка мөрәҗәгать иттек.

- Узган ел Рәсәйдә Африка дуңгыз чумасы 121 пунктта теркәлде. 45 очрак кабан, 61 очрак йорт дуңгызы, 15е терлекчелек продукциясендә. Һәр очракта да карантин игълан иттеләр. Закон кушканча ветеринария чаралары үткәрүгә зур чыгымнар сарыф иттеләр. Монда яндырылган терлекләрне генә исәпләсәң дә миллионнар җилгә очырыла.
- Бу чир безнең районга каян, ничек керергә мөмкин соң?
- Читтән кайтарылган терлекләр, дуңгыз ите, шул чир булган ит белән хәзерләнгән продукцияләр (казылык, сало) белән дә керергә мөмкин. Шуңа күрә дуңгыз балаларын, сатучыда хайван сәламәт терлектән туган һәм эпидемия җәһәтеннән имин районнан китерелгән дигән тиешле ветеринар документлар булган очракта гына сатып алырга кирәк. Сатып алганнан соң да аларны җирле ветеринарда теркәтү шарт. Үз хуҗалыкларында дуңгыз асраучылар аларга җәмәгать туклануы калдыкларын да бирүләре сер түгел. Ә бит зарарланган итне тиешенчә эшкәртмәсәң (әйтик казылык яки тозлы сало ясаганда), вирус исән кала. Бигрәк тә хайван суйган урын һәм ит чапкандагы чи калдыклар куркыныч. Шуңа күрә дуңгызларга ашханә, өй кухнясында яки ит чапканда калган калдыкларны ашатасыз икән, аларны термик эшкәртегез (70 градустан да югарырак). Моннан тыш, дуңгызларны ишегалдыннан чыгармагыз, чөнки кыргый хайваннар һәм кошлар да вирус йөртергә мөмкин.
- Калдыкларыннан дуңгызлар да үләрлек булган казылык, сало ише ул ризыкларны кешеләр ничек курыкмыйча ашарга тиеш соң?
- Африка дуңгыз чумасы вирусы кеше өчен куркыныч түгел. Шуңа күрә, аның белән зарарланган итне башта сатуга да чыгарганнар. Хәзер генә ул вирус ачыкланса, бөтен хайваннар юк ителеп, яндырыла, ите белән дә шулай.
- Районда дуңгызчылык фермалары булган җәмгыятьләр дә бар ич. Аларга да зур куркыныч тудыра түгелме соң бу?
- 12 күмәк хуҗалыкның 14 фермасында 25 мең чамасы дуңгыз бар. Шулардан «Яңа тормыш» җәмгыятенең Иске Көшкәт фермасында гына чумадан саклану чаралары яхшы дип бәяләргә була. Ферма территориясе һәрьяктан коймалап алынган. Керү-чыгу юлы бер генә
- капкадан. Терлекчеләр эшкә килгәч киемнәрен алыштыралар. Эш киемнәрен юу өчен машина, элеп киптерү өчен урын бар. Терлекчеләр өчен душ бүлмәсе әзерләнгән. Терлек төяү өчен махсус арба җиһазлаганнар. Территориягә чит техника кертелми. Кирәк чакта дуңгызларны шул арбага төяп алып чыгалар, алып керәләр. Әмма «Сырья» («Труд»), Югары Ушма һәм Көек («Сорнай»), Кили (Тимирязев исемендәге) фермаларында әле һаман да территорияне киртәләүне төгәлли алмыйлар. «Кама» хуҗалыгының Сәрдек фермасында терлекчеләр өчен санитар керү пункты юк. «Активист», «Алга», «Борнак» хуҗалыкларында да югарыда әйтелгән таләпләр буенча күп эшлиселәре бар әле. Теләсә кем кереп йөрмәсен өчен «Игенче», «Смәел» хуҗалыкларында сак хезмәте әйбәт куелган. Бу һәр дуңгыз фермасында оештырылырга тиеш. Аннан абзарларның ишек төпләренә дезомата (кыса эченә түшәлгән пычкы чүбе) кую һәм аны даими алыштырып тору мәҗбүри.
- Өендә дуңгыз асраган кешене дуңгыз фермасында эшләтмәскә дип тә сөйлиләр?
- Әйе, шундый таләп куела. Ләкин без андый ук катгый чарага бармыйбыз әле. Ләкин дуңгыз фермасында эшләүче ветеринария табибын шәхси хуҗалыклардагы дуңгызларга хезмәт күрсәтүне тыйдык. Барыбыз бердәм кайгыртсак районга бу чума дигән чирне кертмәбез, ит һәм акча чыганагы булган дуңгызчылыкның бетүенә юл куелмас.
- Мәкалә башындагы сорауга «юк» дип әйтүегездер инде?
- Әйе.
Әңгәмәдәш Хәлил НӘКЫЙПОВ.

Реклама

Фото интернет челтәреннән алынды.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: