Хезмәт

Өең дә җылы, суың да кайнар

«Үзәктән җылыту бетәчәк дип һәр фатирга газ мичләре урнаштыра башладылар. Халыктан чираттагы акча җыю өчен генә башланган кампания түгелме соң бу? Әле аның шунда ук чыгарып түләргә акчасы бармени? Үзәк җылыту системаларын өзеп салкын фатирларда утырып калмабызмы соң без?» - дигән сорау белән мөрәҗәгать итүчеләр булды. Ә без үз чиратыбызда,...

- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының фатирларны җылытуны һәр фатирның үзенә күчерү программасы буенча 397нче номерлы махсус карары бар. Анда сезнең өегезне җылы белән өзлексез тәэмин итү, коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртып җылылык һәм кайнар су өчен түләүләрне киметү, искергән җылылык трассаларын һәм котельныйларны файдаланудан алу бурычы куелган.
- Заманында бер дәүләт чиновнигы «кешегә яхшы булсын дип башлаган идек, нәкъ киресенчә килеп чыкты» дигән ич. Моның белән дә шулай булмасмы?
- Шикләнергә сәбәп юк. Искергән, тузган җылылык, кайнар су торбаларын алыштыру, котельныйларны яңарту, ремонтлау өчен гаять зур акчалар кирәк. Ә аны каяндыр табасы. Димәк, фатирларны җылыту, кайнар су белән тәэмин итү өчен бәяләрне бик күпкә арттырырга туры киләчәк. Менә монысы инде халык кесәсенә сукмый калмый. Ә һәр фатирга мич куелса, бу проблема булмый. Кеше кирәк кадәр үзе яга, суын да үзе җылыта. Фатирда нормаль температура тоту өчен дә шәп. Үзең яккач, кайнар суга да өзеклек юк һәм үзеңнеке булгач, кирәкмәгәнгә агызмыйсың, экономия. Бу программа буенча Балтач, Чепья, Кариле авылларында күпфатирлы йортларга әлеге индивидуаль җылыту системалары урнаштырылды. 2013нче елда калган күпфатирлы йортларга да урнаштырып бетерербез, дибез. Зарланмыйлар. Коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә дә аерма юк диярлек. Әле җылылык һәм кайнар су өчен аерым түләгән чактагыдан кимрәк тә чыга. Газ һәм электр өчен түләү генә беркадәр арта. Җылылык өчен тарифларның ел саен 10-15 процентка артуын исәпкә алсаң, 2 контурлы газ мичләрен урнаштыруның өстенлеге бәхәссез.
- Шулаен шулай. Ә ул мичләрне бушка куймыйлардыр ич. Кыйммәттер әле. Кешенең шунда ук чыгарып бирергә акчасы булмаска мөмкин. Аннан мичен каян аласы?
- Монда куркырлык сәбәп юк. Муниципаль район башлыгына гариза гына язасың. Күпкатлы йортлардан һәр фатир хуҗасы әлеге гаризага үз имзасын куярга тиеш. Аннан синең белән төзелгән килешү буенча фатирыңа җылыту системасы үткәрелә, «Селтик» дигән ике контурлы (җылылык һәм кайнар су) мич урнаштырыла. Бу бюджет акчасы процентсыз кредит исәбенә башкарыла. Бер бүлмәле фатирныкы 76814, дүрт бүлмәлесе 92293 сумга төшә. Моны система файдалануга тапшырылгач кына түли башлыйсың. 7 ел буе түләү системаның зурлыгына карап ай саен 914 сумнан 1098 сумга кадәр була. Иң мөһиме: килешүдәге бу сумма инфляцияләргә дә карамастан үзгәрешсез кала. Түләү өчен әллә кая барасы юк. Коммуналь хезмәтләргә түләү квитанциясе белән бергә килә. Һәм 7 елдан түләп бетергәч, система тулысы белән синең милек булып кала. Аны алдан да түләп бетерергә мөмкин. Хәзерге вакытта күпфатирлы йортларда җылылык өчен түләү 1 айга 1500-2500 сум чамасы. 2 контурлы мичләр куйдыргач 1 айга түләү, мичләр куйган өчен кредит түләвен кертеп 1400- 1800 сум була. Ә инде 7 ел узып, мич кую бәясен түләп бетергәч, айлык түләү 1 мең сум тирәсенә кими торган була.
- Бу мөмкинлектән үзләре йорт салып чыгучылар да файдалана аламы соң?
- Ала, әлбәттә. Өй салганда чыгымнар зур була. Өй җиткергән яшь гаиләләр өчен, банкларга зур процентлар түләп ятканчы, бу зур ярдәм инде.
- Ә бу эшләр бик озакка сузылмыймы?
- Гариза язып килешү төзегәч җылыту сезоны төгәлләнүгә, җәй айларында эшләр башкарылачак. Һәм салкыннарга кадәр мичләрне эшләтә башлау мөмкин булачак. Гомумән, халык өчен тудырылган бу чарадан файдаланып калырга кирәк дип саныйм мин үзем. Фатирны җылытмыйча булмый, кайнар суы да кирәк. Ә акчаң бүген генә булмаска мөмкин. Мичләргә файдалануга тапшыргач ике елга кадәр гарантияле ремонт срогы да каралган. Тулырак информация алу өчен Балтач район башкарма комитеты, төзелеш, архитектура һәм ТКХ бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була, тел.: 2-54-27.
- Өйгә җылылык системасы керткәндә белмәдем. Шушыннан файдаланган булыр идем. Банкка процент акчаларын түлибез хәзер. Әрәм акча, артык чыгым.
Әңгәмәдәш Хәлил НӘКЫЙПОВ.

Реклама


Фото интернет челтәреннән алынды.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: