Хезмәт

«Эшем — ләззәтем»

Бөек Моцарт болай дияргә яраткан: «Эшем - минем беренче ләззәтем». Бүгенге язмамның герое да әнә шундый үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән шәхес.

Рафис Нәфыйк улы Галиев (рәсемдә) 1962нче елның Өнче октябрендә Кариле авылында туа. Әтисе Нәфыйк һәм әнисе Разыя апаның дүртенче балалары була ул. Алар гаиләдә бишәү үсәләр. «Әтием еш кына мине үзе белән ала иде. Техникага мәхәббәтем шулай тугандыр», ди Рафис абый. Норма сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, 1978 елның сентябрендә, ике дә уйлап тормый, шул чакта иске мәктәп урынында оештырылган һөнәр училищесына укырга керә.
«Класс җитәкчем Нурия Нотфуллинага һәм беренче мастерым Гафур Галиевка рәхмәтем зур», - ди Рафис абый. Нурия апа укучыларда кызыксыну уята белә иде, дип искә алды ул. Тәрбия сәгатьләрендә берәр нәрсә сөйли башлый да: «Калганын киләсе очрашуда сөйләрмен», - дип туктап кала иде. Укытучысының бу алымын үзе дә куллана икән. Алай итсәң укучылар уку йортына теләп килә, очрашуларны көтеп тора, ди.
Ватан алдында бурычын да үтәп кайта Рафис абый. Казахстан якларында хезмәт итә. Армиядә чагында ук үзе укыган һөнәр училищесында эшләү теләге була аның. Һәм солдат хезмәте срогын тутырып кайтуга - 1983нче елның 13нче декабрендә училищега эшкә керә. Тормыш иптәше Роза ханым белән дә шунда таныша. Роза ханымның училище ашханәсендә пешекче булып эшләгән чагы. 1985нче елның язында ике яшь йөрәк кавыша.
Рафис абый һәм Роза апа 2 бала тәрбияләп үстерәләр. Кызлары Айсылуның инде үз тормышы, ул кияүдә. Уллары Рафил капка-коймалар ясап йөри . Ул СПТУда эретеп-ябыштыручы һөнәрен үзләштергән. «Армиягә китәр алдыннан бер көн эчендә капка ясап китте. Моңа бары аны укыткан укытучыларның үз эшләрен яратулары һәм укучылары белән эшли белүләре сәбәпче дип уйлыйм», -ди Рафис абый. Рафис абый Галиев инде утызынчы елын руль артында. Шуның 19 елын Норма башлангыч һөнәри белем бирү лицеенда инструктор Вазыйфасына багышлаган. Шушы елларда «Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен» медале, «Башлангыч һөнәри белем бирүче мактаулы эшче», «Хезмәт ветераны» исемнәре алган.
- Һөнәри белем бирү йортлары үзе бер тормыш мәктәбе. Эшләү дәверендә күп укучыларны чыгардым, аларның һәрберсе тормышта үз урынын тапты. Югары уку йортына керүчеләре дә шактый булды, - дип сөенә ул.
Укытучы өчен укучыларының аны онытмавы, танып, хәл-әхвәл белешеп китүләре дә зур бүләк. «Безне «права»га укыткан абый бит бу», - дип еш эндәшәләр, шуңа да күңел сөенә инде, ди. Әле күптән түгел генә 50 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Рафис абый Галиев кебек үз эшен яратучы, эше турында очынып-очынып сөйләүче укытучылар барында һөнәри уку йортларына өмет зур. Ә укытучым - остазымны шоферлар көне һәм үтеп киткән олы юбилее белән чын күңелдән котлыйм, аңа сәламәтлек, гаилә бәхете телим.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: