Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Физкультурачылар көне белән котлыйбыз!

Бәйрәм уңаеннан изге теләкләр!

Һәр елны августның икенче шимбәсендә Физкультурачылар көне билгеләп үтелә. Бу көн — һөнәри спортчыларның гына түгел, ә физкультура һәм спортны яраткан һәркемнең бәйрәме. Спорт белән шө-гыльләнү — үз сәламәтлегең өчен көрәшү дә тормыш сыйфатын күтәрүдә бер адым. Аны яшенә, кеременә карамастан, һәркем ясый ала.

«Сәламәт тәндә — сәламәт акыл», — ди халык мәкале. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, авыл җирлегендә массакүләм физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру, спортчыларның осталыкларын күтәрү, авылда физкультура хәрәкәтенең матди-техник базасын үстерү — үзидарә органнарының иң мөһим бурычы булып тора.

Балтачыбызны район, республика һәм халыкара ярышларда танытучы, югары нәтиҗәләр күрсәтүче һәм җиңү яулаучы спортчылар районыбыз горурлыгы булып торалар.

Кадерле спортчылар, тренерлар, физик тәрбия укытучылары, спорт ветераннары, яшь спортчылар һәм спорт җанатарлары! Сезне барыгызны да физкультурачылар көне белән котлыйм! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, якты казанышлар һәм җиңүләр телим!

Рамил Нотфуллин,
Балтач муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев