Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Галиевларны Казан Кремлендә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кабул итте

Галиевлар гаиләсенең үзенчәлекле ягы – тәртиплелек, гаилә әгъзаларының бердәмлеге, хезмәт сөючәнлеге һәм тыйнаклыгы аерылып тора.

27 август көнне Казан Кремлендә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән республиканың үрнәк гаиләләрен кабул итте.

Чара ел саен Татарстанның дәүләт бәйрәме — Республика көне алдыннан уза. Балтач муниципаль районыннан иң лаеклы, хөрмәтле гаиләләрнең берсе — Рәшит Касыйм улы һәм Кадерия Мәгъсүм кызы Галиевлар катнашты.

Галиевлар гаиләсе чын мәхәббәт һәм тугрылык үрнәге. Инде 40 елдан артык алар бергә яшиләр. Мәхәббәт һәм татулыкта өч ул үстереп, аларны лаеклы кешеләр итеп тәрбияләделәр. Туган җиргә булган мәхәббәтләре өчен алар үзләре үскән якта төпләнеп кала һәм балалары да әти-әни үрнәгендә бүгенге көндә Балтач районында матур гомер итәләр.

Гаилә башлыгы 30 елга якын «Балтач СХТ» өлкәсендә намуслы эшләде, аннан лаеклы ялга чыкканчы, Балтач май-сөт комбинатында мастер булып эшләвен дәвам итә. 2017 елдан туган авылында имам-хатыйб булып тора. Нәтиҗәле хезмәте өчен аңа «Татарстан Республикасының Атказанган азык-төлек сәнәгәте хезмәткәре» исеме бирелде. Балтач шәһәр җирлегенең икенче чакырылыш депутаты була.

Кадерия Мәгъсүм кызы – гүзәл хатын, кайгыртучан, яратучан әни, гаилә учагын саклаучы. Ул Балтач районы кулланучылар җәмгыятендә эшләп, күпьеллык намуслы хезмәте өчен рәхмәт хатлары һәм грамоталар белән бүләкләнә.

Балалар – әти-әниләренең шатлыгы һәм горурлыгы. Балачактан ук хезмәт сөючән малайлар тормышта үз юлларын табалар. Алар барысы да югары белем алган. Олы улы Алмаз балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренер булып эшли, улы Ленар шәхси эшмәкәр. «Узор.ru» металл эшкәртү буенча үз производстволарын ачтылар. Кече улы Нияз абыйлары белән бергә бу эшчәнлекне үстерә. Эшләнмә ясаганда алар аңа осталык һәм эш тәҗрибәсе генә түгел, ә чын күңелләрен биреп эшлиләр.

Галиевлар гаиләсенең үзенчәлекле ягы – тәртиплелек, гаилә әгъзаларының бердәмлеге, хезмәт сөючәнлеге һәм тыйнаклыгы аерылып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев