Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гөлнара Габдрахманова «Ядкарь» генеалогик портал эшчәнлеге белән таныштырды (+видео)

2020 елда IT компаниялэр белэн берлектэ Татарстан Республикасы Дәүләт архивы тарафыннан интеллектуаль система - «Ядкарь» генеалогик порталы эшләнде.

Портал Татарстанда яшәүчеләр өчен уникаль мәгълүмат базасы булачак. Анда республикабыз территориясендә XVIII-XX гасырларда яшәгән халык турында якынча 111 миллион язма кертеләчәк. Кертелгән язмалар мәгълуматларны эшкәртү процессын автоматлаштырырга һәм республиканың барлык гражданнарының шәҗәрә элемтәләрен системалаштырырга мөмкинлек бирәчәк.

Бугенге көндә иң кыен мәсьәлә әлеге проектны финанслау өчен меценатлар табу. "Ядкарь" генеалогик үзәге коммерцияле булмаган автоном оешмасы, бюджетта аңа акча каралмаган. Меценатларның максатчан акчалары шушы оешманың исәп-хисап счетына керәчәк. Проект гамәлгә куелгач республикабызның һәр кешесе Дәүләт хезмәтләре порталы аша үз шәҗәрәсен бушлай ала алачак.

Балтач районында эшлекле сәфәре барышында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Зәкәрия кызы Габдрахманова җитәкчеләргә проектның ничек тормышка ашырылуын аңлатып үтте.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев