Гошер сәдакасы тапшырдык
Кырда, бакчада үстергән уңышлардан бирелә торган зәкят - гошер дип атала.
Ул җирдән алынган уңышның уннан бере исәбеннән фәкыйрьләргә, ятимнәргә, мәдрәсәдә стипендия алмый торган шәкертләргә бирелә. Әмма элек халкыбызда булган бу төр сәдака бирү хәзер онытылган. Чөнки күп еллар динсез диярлек яшәдек. Ә кемнәр белә, алар да аңа әһәмият бирмәгән, кемнәрнеңдер саранлыклары комачаулаган.
Мин, Югары Шубан авылы имамы буларак, үзебезнең авыл халкына зур хөрмәтемне белдерәм. Беренчедән, халкыбыз тырыш, хезмәт сөкәчән. Йортларыбыз, капка-коймаларыбыз яхшы. Авылдашларым булсынга яшиләр. Икенчедән, кешеләребез юмарт. Менә 4 ел инде авылыбызда бәрәңге гошере сәдакалары җыела. Хәтта 2010нчы корылык елында да авылыбыз кешеләре 46 капчык бәрәңге тапшырдылар. Калган елларда да гошер сәдакасын иң күп бирүчеләр безнең авыл кешеләре булды. Менә 4 ел инде без ул бәрәңгеләрне Казандагы «Мәрҗани» һәм «Ислам дине кабул ителүнең 1000 еллыгы» исемендәге мәдрәсәләргә җибәрдек. Җөмһүриятебез мөселманнарының Дини нәзарәт тарафыннан авыл халкы исеменә мактау-рәхмәт хатлары алдык. Авылдашларым, Аллаһка шөкер, гошер бирергә кирәклеген һәм аның зур савап икәнен аңлый һәм бу эшне дәвам итәрбез, дип уйлыйм.
Аллаһ Раббыбыз биргән сәдакаларыбызны кабул кылып, малларыбызга бәрәкәт, үзебезә һәм балаларыбызга тәүфыйк бирсә иде. Амин.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 февраль 2021 - 22:11Коронавирус белән авырган балаларда сәламәтлекләренә бәйле проблемалар тапканнар Алар күбесенчә йокысызлык, күкрәк кысу, борын тыгылу, мускул һәм буыннар авыртуга зарланган.200
-
25 февраль 2021 - 21:21Балтачта картинг ярышлары узачак. Кайчан? 28 февраль көнне Ватанны саклаучылар көненә багышлынган картинг ярышлыры уздырыла.4901
-
25 февраль 2021 - 20:11Һава температурасы һәм кан басымы: алар ничек бәйләнгән? Һава торышының кинәт үзгәрүенең сәламәтлеккә йогынтысы бар, ди табиблар.9701
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.6200
-
20 февраль 2021 - 08:25Газетаның 6нчы санында (19 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар42100
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.105001
-
24 февраль 2021 - 10:46Татарстанда дүрт кеше һәлак булган урыннан видео барлыкка килде 23 нче февраль көнне көндез республиканың Балык Бистәсе районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды.68200
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!64501
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика