Хезмәт

Гөрләп узды Сабантуй

Бәйрәм бүген! Ниндие генә әле! Бөтен районны, ел буе көтеп алып, сагынып кайткан якташларны, олысын-кечесен... барысын бергә җыйганы. Әнә, чал йөгергән чәчләрен каплаган яулыклары читләре белән электән калган гадәтләре буенча йөзләрен яшергәндәй итеп сөйләшеп, үзләре генә ишетерлек итеп көлешеп утырган апалар да, үз дәрәҗәләрен белеп гаярь генә утыручы түбәтәйле агайлар...

- Күр әле, күр! Күтәрде бит, күтәрде! Мәйдан уртасындагы келәмдә бил алышкан алыплардан күзен дә алмаган бабай урыныннан торып китәрдәй булып талпынып куйды. Югыйсә, әле генә үзе дә шул келәмдә үз ишләре белән бил алышып, җиңелсә дә, бик канатланып чыккан иде. Дәрт-дәрманы һаман басылмаган икән. Көрәшчеләре белән элек-электән дан тоткан Балтач ягы кешесе шул. Өлкәннәр көрәшендә Бөрбаштан танылган көрәшчеләр династиясеннән Наил Шакиров
җиңде.


- Быел кем калыр микән? Айдар китте бугай инде көрәштән.
- Яше дә бар ич инде. Көрәшер дисеңме?
Күзләр мәйданда. Бәхәсләшәләр, һәркем үзенекен өстен чыгарырга тели. Әнә бер апа авыш колгага менәргә чиратка баскан малаен өстери.
- Улым, йөрмә инде. Егылып төшәрсең.
Хе, егыла ди сиңа. Бот буе гына малай әнисеннән ычкынып тагын чиратка баса. Мәш килә мәйдан.
- Теге селәүсен шикелле үрмәләүче егет быел да килгән бугай. Күр, колгадан ничек менеп китте.
- Әрәм итте!


Йомырка кабып йөгерүчеләр узып бара икән. Ә арырак күзен бәйләгән берәү чүлмәккә туры китергән.
- Тигез атла, тигез. Уйнаклап бар. Чиләкләреңдә су да калмый түгелме соң?
- Мыштырдама инде. Капчыгыңны ныграк тот, көнгерә шикелле сикер. Гөрли мәйдан. Һәр уенның тамашачысы, көч-куәт биреп торучысы җитәрлек.
- Бабай, бабай дим. Әйдә инде, атлар ярыштан килеп җитә ич.


Бил алышкан алыпларга төбәлгән бабасын тәки утыргычтан аерды малай. Берсеннән-берсе матур, елгыр чабышкыларны күргәч, бабайда да көрәш кайгысы онытылды. Тупырдап килүче атларга карап яшьлеген, ат көтүләре көтеп, атлар сугарып үскән тугайларын, инешләрен хәтерендә яңартты, оныгының күзләрендә атларга карата мәхәббәт чаткыларын тоемлап сөенде.


Бәйрәмне ачу тантанасында нәкъ элеккечә матур итеп бизәлгән атларны күреп йөрәге бер сыкрап куйган, шунда яңгыраган гармун моңнарына үзәкләре өзелеп төшәрдәй булган иде инде. Әнә анда чабышкылар килә торган урында берәү тальянын сыздырып хисләрен тагын да көчәйтеп җибәрде. Чү! Финишка хуҗалык атлары килә. Әнә, беренче ыргылучы аттагы җайдакның йөзе бик таныш. Узган елларда да катнашкан егет. Салавыч авылыннан Марсель Шәфигуллин утырган «Татарстан» хуҗалыгы аты беренче килде. Аның койрыгына тагылып диярлек, шулай ук «Татарстан», «Дуслык» хуҗалыгы атлары килеп җитте. Җайдаклары - Руслан Латыйпов, Евгений Петров. Берсеннән-берсе сылу нәсел атлары да өермәдәй килеп финишка «төртелде». Беренчедә - читтән килгән ат булса, икенчесе үзебезнең «Активист» хуҗалыгының Дмитрий Петров иярләгән чабышкысы иде.

Реклама


- Кара әле, юртаклардан ким юыртмый бу.
- Тормышта да шулай тартадыр инде гаиләсен.
Сүз арбага җигелеп гаиләсен финишка беренче булып китергән Алмаз Корбангалиев турында. Тормыш юлдашы Миләүшә дә нык булышты үзенә.
Менә бу бәйрәм! Кайсы якка карама, гөрли мәйдан. Әнә тегендә аркан тартышалар. Ә монда таяк тарту ярышы кызган. Бер почмакта кул көрәштерәләр. Ир-аты да, хатын-кызы да кимен куймый.


- Ахирәт, кара инде бу хатыннарны. Ирләр кебек көч чыгарып кул сугыштырып утырулары бер дә матур түгел, әйеме.
- Артка калма инде, ахирәт. Әле кайбер Сабантуйларда хатыннар көрәшкә дә чыга.
- Һай, заманалар.
Ирләр кул көрәшендә Шеңшеңәрдән Ранил Гыйззәтуллин (85 кг.), Динар Шәрипов (75 кг.), Чепьядан Артем Иванов (50 кг.), хатын-кызларныкында Балтачтан Гөлназ Хәкимова һәм Пыжмарадан Энҗе Галимуллина җиңде.


Кызганнан-кыза бәйрәм. Балалар, хатын-кызлар, ирләр йөгерештән килеп җитте. Бии-бии аруны белмәүче Балтач кешесе быел да мәйданнан чыкмады. Ничек аяклары чыдый гел тыпырдаудан. Бер урында волейбол, мини-футбол уйныйлар, бииләр, җырлыйлар. Ял итү урыннарында кәеф-сафа корып утыралар. Кем нишлисе килә, шуны эшләп, рәхәтләнеп бәйрәм итеп, бәйгенең башыннан азагына кадәр концерт тыңлап-карап, күңел ачып, рәхәт бер талчыгу белән кайтырга чыктык.


- Кордый, Маратны әйтәм әле. Министр димәссең, бигрәк гади инде.
- Минем белән дә күрешеп, сөйләшеп торды.
- Колхозда пред булган чагында да гади иде лә ул...
Кайтышлый шундый сөйләшү колагыма чалынды. Шубаннан килгән агайлар икән. Сүзләре республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов турында. Кайчандыр «Алга» колхозын, аннан районны җитәкләгән министрны Сабантуйда район башлыгы Рамил Нотфуллин «Районның мактаулы гражданины» исемен биреп бүләкләвенә бик сөенгәннәр. Республиканың Юстиция министры Мидхәт Корманов аны бәйрәм трибунасында кочаклап ук алып тәбрикләде.

Бу мактаулы исемгә лаек булган олуг ветераннарыбыз - Кунырдан Хәмит Гәрәев белән Карадуганнан Бакый Зыятдиновка да шундый ук хөрмәт күрсәтелде. Аларны гына түгел, район башлыгы бүләк тапшырган районның дистәләрчә производство алдынгыларын да чын күңелдән котлады, үзләре белән фотога да төште ул. Әйе, өйгә кайткач, иркенләп уйланырлык, фикерләшерлек мизгелләр, вакыйгалар күп булды бәйрәмдә. Олысы өчен дә, кечесе өчен дә бик матур хатирәләр калдырды ул.


Иң кечкенәләр белән башланган батырлар көрәше 95 килограммнан югары авырлыктагы ирләр бил алышы белән тәмамланды. Һәм Балтач Сабан туеның абсолют батыры булып Арбордан Айдар Хәйретдинов калды. Ә иң кечкенәләрдән 40 килограммга кадәр авырлыкта Арбордан Фәнис Кәбиров, 50 килограммга кадәр Шеңшеңәрдән Илмир Габбасов, аннан югары үлчәүдә Борнактан Илнар Муллахмәтов җиңде.


Яшүсмерләр арасында җиңделәр: Борнактан Ирек Әхмәтханов (60 кг.), Көшкәтбаштан Дилүс Рамазанов (70 кг.), Нөнәгәрдән Рәдис Сәмигуллин.
Зурлар арасында: Кариледән Илназ Вафин (65 кг.), Яңгулдан Ранил Габдрахманов (75 кг.), Арбордан Ринат Хәйретдинов, Яңгулдан Ранил Сафиуллин, Арбордан Айдар Хәйретдинов (95 кг.нан югары).

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: