Хезмәт

Халыкка хаклык кирәк

Газета хәбәрчесе сорауларына муниципаль район башлыгы Марат Хәй улы Зарипов җавап бирә.

Хәбәрче - Соңгы вакытларда күп кенә хезмәт коллективларында еш буласыз. Бу хәл алда торган сайлауларга бәйлеме, әллә бүтән сәбәбе дә бармы?
М.Зарипов - сайлауны мин төп сәбәп дип һич кенә дә әйтмәс идем. Мине, депутат булудан бигрәк, муниципаль районы башлыгы буларак, халыкка яшәү чыганагы эзләү мәсьәләсе борчый. Чөнки нәрсә генә әйтсәк тә, тормышны ничек кенә алып барырга уйласак та, ни дәрәҗәдә нәтиҗәле эшләвебез, никадәр продукция җитештерүебез хәлиткеч урында тора. Хезмәт коллективы һәркемне эш белән тәэмин итеп, ел дәвамында тотрыклы эшли алса, вакытында хезмәт хакын бирсә, кешеләр шәхси хуҗалыкларында күпмедер яшәү чыганагы булдыра алсалар, шуның белән безнең тормыш билгеләнә. Кабатлап булса да әйтергә тиешмен, үзең җитештергәнне генә кулланып һәм бүлешеп була. Инде менә шул бурыч өстенә, продукцияне ничек җитештерү, аңа күпме чыгым тоту һәм аннан никадәр файда алу проблемасы да бөтен кискенлеге белән алга килеп басты. Чөнки коллективларның аякларында нык басып яшәп калу-калмавы шуларга да бәйле. Бу хакта кешеләр белән ачыктан-ачык сөйләшү ихтыяҗы әнә шуннан туды.
Хәбәрче - Халык белән муниципаль район башлыгы һәм Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат буларак очрашу Сезне ике төрле хәлгә куймыймы? Әйтик, район башлыгы буларак, Сез кешеләрне тырыш хезмәткә чакырасыз, яхшырак яшәүнең бүтән юлы юк, дип аңлатасыз. Хакимияттән бәйсез кандидат болай эшләмәс, мине депутатлыкка сайласагыз, тегене төзәтәм, мәктәп ачам, авылыгыз урамына асфальт юл салам, дип җиңелрәк сөйләр иде бит. Болар эшләнсә, мин эшләдем дип әйтәчәк, эшләнмәсә, район җитәкчелеге эшләмәде бит, дип котылачак ул.
М.Зарипов - Әйе, кешеләргә беркайчан да үз көчеңнән килмәстәй вәгъдәләр бирергә кирәкми, ә бәлки дөресен сөйләргә, халыкка бит хаклык кирәк. Ә кешеләрне җитештерүчән хезмәткә чакыруга килгәндә, яхшы эшләгән өчен беркайчан да үкенерлек хәлгә калганыбыз юк бит әле. Районыбызның тотрыклы тормыш алып баруы тырыш хезмәткә бәйле. Фидакарь Балтач халкы яхшы эшләгәч, мулрак яшәргә дә тиеш. Үзебезгә тиешлесен хөкүмәттән сорап алганда да йөзебез ак безнең. Бу йөз аклыгы кырда игенчеләрнең, фермада терлекчеләрнең, башка тармак хезмәтчәннәренең матур итеп эшләүләре, район халкының ипле, дус яшәве, әдәплелеге белән килә. Мондый халык исеменнән теләсә кайда эш йөртү җиңелрәк. Һәм ышанып әйтәм, район халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, аны социаль яклау, киләчәген кайгырту өчен кайда нәрсә сорап һәм юллап алырга була, без аларны алып киләбез. ТР Дәүләт Советы депутаты мандатына ия булу бу эшләргә шактый ярдәм итәр иде.
Хәбәрче - Марат Хәйевич, Сез район тормышындагы җитешсез якларны, эшләнеп бетмәгән һәм эшләнәсе эшләрне яхшы беләсез. Алар нидән гыйбарәт?
М.Зарипов - Чыннан да бу хакта еш уйланам. Соңгы елларда авыл хуҗалыгына капитал салулар шактый кимеде. Бездә хәлләр аеруча мөшкел дип әйтмәс идем. Аякларында нык басып торган авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре төзелешне туктатканнары юк. Әле менә җомга көн генә хуҗалык җитәкчеләре белән «Кызыл юл» җәмгыятендә өр-яңадан эшләнгән 200 башлык терлек торагын карадык. Эшлим дигән кеше, эшли. «Бөрбаш», «Игенче» һәм башка хуҗалыкларда да терлек торакларын яңарту алып баралар. Тормыш дәвам итә. Авыл киләчәккә өмет белән яши.
Шул ук вакытта торак пунктларда урамнарга асфальт түшәлмәве дә, Балтачта һәм Чепьяда балалар бакчаларына урын җитмәве дә тирән борчый мине. Киләчәктә проблемалар чишүне үземнең бурычым буларак кабул итәм. Турысын әйтим, хәзер җитештерү күрсәткече ниндидер дәрәҗә, мораль фактор гына түгел, туры мәгънәсендә яшәү чыганагы. Бөтен тормышыбызның тотрыклылыгы да шуңа бәйле. Райондашларыбыз боларны дөрес аңларлар, хезмәттә балтачлыларга хас тырышлык, кыенлыкларны җиңүдә түземлелек, сәяси хәлләрдә иплелек күрсәтеп, үзара аңлашу белән яшәрләр һәм эшләрләр, дип ышанам.
Хәбәрче - Ышанычыгызның һәрьяклап аклануын, район мәнфәгатьләренә уңышлы эшли алуыгызны телим. Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: