Хезмәт

Хаталардан сакланыйк!

Тиздән Яңа ел. Инде кибетләрдә күпләп пиротехникалар сатыла башлады. Пиротехника бүген сезонлы сатыла торган куркыныч товарлар исемлегенә кертелгән.

Шуңа аны бары тик махсус кибетләрдә яисә бүлекләрдән лицензиясе булган сатучылардан гына алырга кирәк. Аны 16 яше тулмаганнарга сату тыела. Өлкәннәр күзәтчелек итмәгәндә 18 яше тулмаганнарга да аның белән эш итәргә ярамый. Алкогольле эчемлек кулланган очракта хәтта өлкәннәрнең дә пиротехника белән эш итәргә хакы юк. Пиротехник җиһазлар бәйрәмнәрне ямьләндерү өчен уйлап чыгарылса да, кагыйдәләр үтәлмәгәндә алар тормыш өчен куркынычка әверелә. Шуңа да үзебезне, дусларыбызны, балаларны әлеге хаталардан саклыйк!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: