«Хезмәт» призы өчен
Газетабыз призына уйнала торган традицион хоккей ярышлары быел 27нче мәртәбә үткәрелде. Бу районда үткәрелә торган ярышларның иң дәвамлысы һәм иң мавыктыргычы санала. Быелгы ярышлар 12 команда катнашында узды. Шимбә көнне хоккейчылар 4 зонада уйнап иң көчле командаларны ачыкладылар.
Ә якшәмбе көнне исә Балтачның үзәк катогы чын мәгънәсендә бәйрәм төсен алды. Йөзләгән райондашларыбыз көне буе боздагы кызу көч сынашуларны карап тирән соклану хисләре кичерделәр. Финал ярышында «Вамин»лылар «Агрохимсервис» командасын 3:0 исәбе белән җиңеп «Хезмәт» газетасының зур Кубогын яуладылар. «Агрохимсервис» командасы - икенче, «Игенче»леләр - өченче, «МДСУ-1» хоккейчылары дүртенче урыннарны бүлештеләр.
«Вамин»нан Рөстәм Әхмәтханов «Иң яхшы һөҗүмче», «Агрохимсервис»тан Радик Шәрипҗанов «Иң яхшы сакчы», «Игенче»дән Ленар Галиев «Иң яхшы капкачы» исемнәренә лаек булдылар. Җиңүче командаларга «Хезмәт» газетасының, яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең Мактау таныклыклары, акчалата бүләкләре тапшырылды.
Уенчылар һәм күпсанлы тамашачылар көне буе кайнар чәй, пылау, шашлык белән сыйлаган шәхси эшмәкәр Фәрит Әхкямовка тирән рәхмәтләрен белдереп, турнирдан канәгатьләнү хисләре алып таралыштылар.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 февраль 2021 - 18:41“Гомер җыр була ала ул, таба белсәң үз көен” Аның тормыш чакыруы-девизы : “Олы мәртәбәдер илдә-көндә Милләт кызы булып яшәүләр”2000
-
28 февраль 2021 - 17:11«Нәрсә? Кайда? Кайчан?» -- моны район укытучылары яхшы белә(+ бик күп фото) "Барыгызга да күңел чисталыгы, сафлыгы, матурлыгы телибез. Без җиңелдек — күңелегез булсын!”10601
-
28 февраль 2021 - 15:41Хәзер бит роллы даими ризыкка әйләнеп бара. Кызларны-егетләрне җыеп, мастер-класслар үткәрәләр, һөнәргә өйрәтәләр.10000
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар18400
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.17200
-
26 февраль 2021 - 12:11Юл фаҗигасендә һәлак булган Хашимовлар бәби ашына барырга чыккан булганнар... "Киа" машинасы йөртүчесе турында мәгълүмат аз. - Бик матур, яшь егет. Ялгышмасам, Апас районыннан, диделәр. Эш буенча Балык Бистәсенә кайткан булган, - диде Нәзирә.59500
-
28 февраль 2021 - 14:11Балтач бистәсендә яшәүче Сәлаховлар машина отты - Фольксваген ! "И сөендек инде барыбыз да, әле безнең «с нуля» яңа машина алган юк иде бит".48902
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика