Хәтерләрдә яңарттык
Быел Әфган җиреннән совет гаскәрләренең чыгарылуына 24 ел булды. Әлеге вакыйга 15нче февраль көнне район мәдәният үзәгендә билгеләп үтелде.
15нче февраль - әфганчы-интернационалистлар өчен хәтер көне дә, яралар яңару көне дә. 24 ел узса да, дәһшәтле сугыш ачысы әле дә төшләргә кереп саташтыра, мәңге онытылмаслык яра булып күңелләрдә саклана.
Һәр елдагыча әфганчы-интернационалистлар быел да 15нче февраль көнне район үзәгенә җыелды. Иң элек район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вакыйф Зәкиев һәм әфганчылар советы рәисе Фәрит Шәрифуллин Арбор авылында булып, Әфган сугышында һәлак булган рядовой Тәлгать Гыйльвановның әнисе янына барып, хәлләрен белешеп, күчтәнәчләр тапшырып кайтты. Аннан соң әфганчылар үзләре хөрмәтенә куелган һәйкәлгә венок салдылар. Мәдәният үзәгендә исә алар өчен түгәрәк өстәл оештырылган иде. Район үзәк хастаханәсе, социаль яклау бүлеге, район Пенсия фонды идарәсе, төзелеш һәм торак коммуналь хуҗалыгы бүлеге белгечләре һәм юрист кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Аннан соң әфганчы-интернационалистлар концерт карады. Әфганчыларны район хәрби комиссары Руслан Рахманов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Вакыйф Зәкиев, әфганчылар советы рәисе Фәрит Шәрифуллин котлады.
- Сугыш авырлыгын күреп, исән-сау әйләнеп кайтып, матур тормыш төзеп, игелекле эшләр башкаруыгыз бик күпне сөйли, - диделәр алар. Матур, моңлы җырлар, дәртле биюләр әфганчы-интернационалистларга ачы үткәннәрне вакытлыча булса да оныттырып, киләчәккә якты өметләр белән карарга этәргеч бирде.
Рәсемдә: әфганчы-интернационалистлар яу кырында һәм туган якка кайткач һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм һәйкәлгә венок салдылар.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 март 2021 - 21:21Татарстанда яшәүчеләрне буран һәм көчле җил турында кисәттеләр Иртән һәм көндез республика территориясендә бозлавык булачагын фаразлыйлар.800
-
1 март 2021 - 20:11Балтач картчылары беренчелекне бирмәде Картинг спорт төре соңгы елларда бик популярлашып бара. Мәктәп яшендәге егетләр һәм кызлар әлеге ярышларны бик зарыгып көтеп алалар, аларга ныклап әзерләнәләр.5600
-
1 март 2021 - 18:46Игътибар! Бәйге! Бәйрәм кысаларында мәктәп укучылары арасында "Кулланучылар хокукларын яклау һәм мин " дигән темага рәсем конкурсы игълан ителә.5900
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар26500
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.24500
-
28 февраль 2021 - 14:11Балтач бистәсендә яшәүче Сәлаховлар машина отты - Фольксваген ! "И сөендек инде барыбыз да, әле безнең «с нуля» яңа машина алган юк иде бит".118402
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.64301
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика