Хезмәт

Иң мөһиме — кеше

«Яңа тормыш» хуҗалыгы отчет җыелышында моннан 20 еллап элек утырырга туры килде. Һәм менә тагын быел катнаштым.

Реклама

Хуҗалык рәисе Мәгъсүмҗан Сәйфетдинов отчет докладында игенчелек, терлекчелек һәм механизация тармагында башкарылган эшләргә анализ ясады. Соңыннан чыгыш ясаган белгечләр, һәркайсы үз тармагы буенча сөйләп, аны тагын да тирәнәйттеләр. Иң мөһиме җәмгыятьтә һәр эшләүчегә хезмәт хаклары вакытында бирелеп барган. Ә ул кечкенә түгел: бер кешегә айлык уртача хезмәт хакы 13241 (2011нче елда 11449) сум туры килә. Һәм шунысы куанычлы: бюджеттан тыш фондларга (пенсия, страхованиеләр) взнослар түләү буенча бурычлары юк. Әмма андый взносларның гел арта баруы зур борчу тудыра. «Быелдан Пенсия, медицина, социаль страхование фондларына, производствода бәхетсезлек очракларыннан түләүләр 28,3 процент тәшкил итәчәк», диде җәмгыятьнең баш бухгалтеры Илсур Закиров соңыннан ясаган чыгышында. 2010нчы ел белән чагыштырганда салымнар суммасы да 2,5 тапкырга арта икән. Хуҗалыкта тир түгеп эшләп табылган акчаның өчтән бере диярлек шулай төрле түләүләргә китеп бара дигән сүз. Шуның өстенә Казанда үткәреләчәк Олимпиаданы сәбәп итеп, быел субсидияләргә дә артык өметләнмәгез дигәннәр. Җыелыш азагында чыгыш ясаган район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рәшит Шакиров язгы чәчү өчен минераль ашламалар кайтаруда да ярдәм булмаска мөмкин дип искәртте. Димәк, хуҗалыкларга үз резервларын эзләргә туры килә. Әле кайчан гына тоннасы 4000 сум торган аммиак суының да бәясен 5100 сумга җиткергәннәр һәм әле һаман арттырып торалар. Фермалардагы тирес суын читкә агызмыйча басулар өчен туплау отышлырак дигән сүз. Экологиягә дә файдасы була. Гомумән, органик ашламаларны җыеп басуга кертү, тоннасы 10ар мең сумнан да артык торган минераль ашламалар кайтарудан нәтиҗәлерәк. Шулай да безнең җирләрдә минераль ашламаларсыз зур уңыш алып булмый. Шуңа күрә аларны мәҗбүри кайтару кирәк. Ә аның өчен акчаны бары тик терлекчелек продукциясен сатып кына табып була.
Отчет җыелышында терлекчелеккә бик тирән анализ ясалды. Узган ел хуҗалыкка 10 миллион сумнан артык чиста табыш кергән. Аның 91,7 проценты терлекчелектән. Хуҗалыкта терлекчелектә эшләүчеләргә түләүне, төрле кызыксындыру чаралары куллануны алгы планга куюның уңай нәтиҗәсе сизелә. Мәсәлән, сыер савучыларны айлык һәм еллык күрсәткечләр буенча кызыксындыралар. Әгәр дә терлекче сәбәпсез эш калдырмыйча ай буе эшләсә, дисциплинаны бозмаса, заданиене үтәсә, ай саен хезмәт хакына 1500 сум өстәлә. Югары һәм беренче сортлы сөт өчен коллективка ай сен 20 мең сум өстәп бирелә. Пенсия яшендә эшләүчеләргә ай саен 1 мең сум, 1нче класс өчен - 20, 2нче класс өчен 10 процент өстәмә хезмәт хакы языла. Еллык нәтиҗәләр буенча күпме сөт савуларына карап, 1800 сумнан 9500 сумга кадәр матди ярдәм бирелгән. Мөгезле эре терлек һәм дуңгыз фермаларында терлекләрдән үрчем алу, ит җитештерү белән шөгыльләнүче терлекчеләр өчен дә һәр төрле кызыксындыру чаралары киң кулланыла. Хезмәткә түләүнең мондый алымын куллану игенчелек, механизация тармагында да әйбәт нәтиҗә бирә. Җир эшкәртү, чәчү, урып-җыю вакытларында эшнең күләме һәм сыйфаты буенча өстәмә түләүләр кулланыла. Техникага запас частьлар һәм ягулык-майлау материалларын сак тотуга да кызыксындыру чаралары бар. Теге яки бу эшне башкарганда кертелгән тәкъдимнәр, тәҗрибәләр дә әйбәт нәтиҗә бирсә, игътибарсыз калмый.
Гомумән, «Яңа тормыш»та, моннан элекке еллардагы кебек үк, кеше факторы иң алгы планга куела икән. Үзләренә караш яхшы булгач, отчет җыелышында да тыныч кына тыңлап, канәгать булып утырды халык. Ләкин шулай да хуҗалыкта коллективның картая баруы борчу тудыра. Хәзер «Яңа тормыш»та эшләүче 20 яшькә кадәрге бер кеше дә юк. 30 яшькә кадәргесе дә 18 кеше генә. Читкә китә яшьләр. Димәк, хуҗалыкта производстводагы эшләрне тагын да уңайлырак итү, хезмәткә түләүләрне тагын да арттыру юлларын эзләргә, социаль-мәдәният объектларын, торак белән тәэмин итү шартларын яхшыртып, яшьләрне кызыксындырырга кирәк. Яшьләр калмаган авылның киләчәге дә юк бит. Ә райондагы иң өлкән һәм зур авылларның берсе булган Яңгулны яшәтсә, шушы хуҗалык яшәтә инде. Игенчелектә дә, терлекчелектә дә, экономик яктан да ышанычлы рәвештә райондагы нык хуҗалыкларның беренче бишлеге сафында бара ул.
Рәсемдә: җыелыштан күренеш.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: