Хезмәт

Истәлекле очрашу

Республикабызда зур тантана һәм гаять активлык шартларында «Созвездие - Йолдызлык» фестивале булып узды.

Реклама

Район тарихында беренче мәртәбә безнең «Веселушки» ансамбле бу фестивальдә җиңү яулады һәм «Пирамида» күңел ачу комплексында үткән Гала-концертта чыгыш ясап, лауреат булды. Шушы олы җиңүләре уңаеннан, муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин ансамбльдә катнашучыларны һәм аларның җитәкчеләре Лариса Дәүләтшинаны кабул итте.
Район башлыгы җиңүчеләрне ихластан тәбрикләп, олы рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм киләчәктә дә районыбыздан республика күгендә яңа йолдызлар балкуын теләде. Яшь сәхнә йолдызларыбыз үзләренә күрсәтелгән игътибар һәм бүләкләр өчен район җитәкчелегенә рәхмәтләрен белдерделәр.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: