Хезмәт

Ияләнеп барабыз

2014 елның 7 нче феврале хәзергә елныӊ иӊ салкын көне исеменә дәгъва итә.

Иртәнге сәгать 7 дә Югары Шубан авылында минус 37 градус күзәтелде. Балтач бистәсендә - 33, Норма һәм Кариле авылларында - 34, Бөрбашта - 33, Куныр авылында минус 35 градус сакланды. Салкын булуга карамастан, мәктәпләрдә укулар туктатылмаган, килгән һәрбер бала белән укытучылар шөгыльләнәләр, ашату гадәтичә оештырылган. Район балалар бакчаларына килүче балалар саны да кимемәгән. Температура режимы саклана. Район хастаханәсенә һәм район эчке эшләр бүлеге мәгълүматларына караганда, салкыннар белән бәйле мөрәҗәгать итүчеләр булмаган. Без үз чиратыбызда сездән җылы киенеп йөрүегезне сорыйбыз.
Фото: http://www.ust-kamenogorsk.kz/images/photos/small/article2106.jpg

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: