Кагыйдә бозма!
2012нче елның 1нче июленнән РФ административ хокук бозулар кодексына төзәтмәләр кертелде.
Таләпләргә туры килмәгән тәрәзә пыялалары һәм «тонировка»лар өчен 500 сум күләмендә штраф белән дәүләт теркәү номерын салдырып, транспорт чарасыннан файдалануны тыю каралган. Юл билгеләре яисә юлның машиналар йөри торган өлешендәге сызыклары белән тукталышны тыю яки транспорт чараларын калдыру таләпләрен үтәмәгәннәр элек 300 сум штрафка тартылса, бүген ул 1500 сумны тәшкил итә. Транспорт чараларының маршрут йөрү өчен каралган юлдан баруы яки күрсәтелгән полосада юл йөрү кагыйдәләрен бозып тукталыш ясаган өчен дә нәкъ шундый ук штрафлар каралган. Мәҗбүри тукталыштан кала, транспорт чараларын җәяүлеләр чыга торган юлда яки аның алдыннан биш метр кала туктату, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, транспорт чараларын тротуарда калдырган очракта 1 мең сум штраф салынып, транспорт чарасы тоткарланачак. Машиналарны трамвай юлларында туктату яки калдыручылар да 1500 сум штрафка тартылып, транспорт чаралары тоткарланачак. Юл хәрәкәтенә каршылык тудырып, машиналарны юлда калдыручылар элек 100 сум штраф белән котылса, хәзер әлеге гамәл өчен ике мең сум штраф салынып, транспорт чарасын тоткарлау каралган. Торак зоналарда машиналар хәрәкәтендә кагыйдәләрне бозу исә 1500 сумга «төшәчәк».
Күргәнебезчә, штрафлар кыйммәт һәм кырыс. Әмма бу түләмәскә дигән сүз түгел. Тәртип бозгансың икән, штрафыңны вакытында түләү кирәк. Ә иң мөһиме, юлларда тәртип бозма, шофер!
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 май 2022 - 21:21«Халык күбрәк ике төс кергән тәрәзә йөзлекләрен ярата» , ди райондашыбыз Ранил Кариле авылында яшәүче Ранил Гарифуллин тәрәзә йөзлекләре, почта әрҗәсе, капка бизәкләре ясый. Бу эшкә ул студент вакытында акча эшләү теләге белән генә тотынган булган.3601
-
23 май 2022 - 20:11Балтач биючеләре "Шома бас"тан җиңү белән кайтты (+фото) Мари-Иле Республикасында узучы «Шома бас» халыкара фестиваль-конкурсында балтачлылар ел да катнашып, матур нәтиҗәләргә ирешәләр.5500
-
23 май 2022 - 18:46Уңышлар бер генә түгел, берничә! (+бик күп фото) Узган атнаны Балтач гимназиясе район мәдәният үзәгендә хисап концерты куйды.11100
-
5 март 2022 - 14:33Салавыч укучылары шахматчыларны җырлап-биеп сәламли
-
3 март 2022 - 13:32💔🥀 БҮГЕН КИҢ ТАНЫЛУ АЛГАН ИҢ ТАЛАНТЛЫ РАЙОНДАШЛАРЫБЫЗНЫҢ БЕРСЕ — НАИЛ АБЫЙНЫ СОҢГЫ ЮЛГА ОЗАТАЛАР…
-
20 май 2022 - 10:10Газетаның 19нче санында (20 май, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар31700
-
21 май 2022 - 21:41Туй алдыннан хыянәт итте Туй көне билгеләнгән иде инде. Зурдан кубып туйга әзерләнеп йөргәндә, яраткан кешемнең хыянәт итүен белдем. Бу хәл аяз көнне яшен суккандай булды.69401
-
21 май 2022 - 18:41Гармун моңы безне берләштерә Бүгеннән газетабыз битләрендә яңа «Милли моңнар» дип аталучы яңа проект чыга башлаячак һәм ул гармунчы, баянчы, тальянчы, хромкада уйнаучыларга, әлеге уен коралларын төзекләндерүчеләргә, инде исемнәре тарихка гына кереп калган райондашларыбызга багышланачак. Шулай ук төрле конкурс һәм бәйгеләргә дә бай булачак.48001
-
22 май 2022 - 18:41Иске сабын кисәкләрен ташламагыз! Дуслар, иске сабын кисәкләрен ташларга ашыкмагыз. Ни өчен икәнен түбәндәге язманы укыгач белерсез.40401
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика