Күбәләк кенә димәгез...
Күршеләрнең курасын корткыч күбәләк басты.
Әби белән бабай кура җиләген көздән ялт иттереп эшкәртеп куйдылар, җиләге дә ишле буласы иде... Шомыртта да шулар, алмагачны да камап алдылар. Бу безнең күршеләрдә генә күзәтелми, бөтен дөньяны басты, диярлек. Әлеге уңайдан «Россельхознадзор» белгече Мөдәрис Фәттаховка мөрәҗәгать иттек. Алар-дан килгән җавапны сезгә дә тәкъдим итәбез:
«Әлеге күбәләкнең исеме - боярышница, ак канатында аермачык булып кара җепселләре күренеп тора, канатының озынлыгы - 7 сантиметр. Аның корты (гусеницалары) алмагачның, шомыртның, баланның, чиянең, кураның яфракларын зарарлый, уңышка зыян китерә. Бу күбәләкләр элегрәк урманнарда, болыннарда гына очрый иде, хәзер исә күпләп үрчеде. Димәк, үзләрен аулаучы дошманнары азайган. Җылы җәй аларга төс кенә булды, шуңа да иркенләп йомырка салалар. Әгәр киләсе ел да быелгысына охшап килсә, бу күбәләкләрнең чын афәткә әверелүе мөмкин. Шуңа күрә, көз көне барлык кипкән яфракларны, күбәләк ояларын җыеп яндырырга кирәк, язын агачларга, җиләк-җимешкә, чәчәк атар алдыннан, «ан-тио», «дуробан», «золон», «карбофос» инсектицидлары сиптертергә кушабыз. Хәзер исә агуларга ярамый, чөнки җиләк-җимешнең өлгерә башлаган чагы. Бары тик йомырка салган яфракларны җыярга гына мөмкин».
Җавапны З.ШАКИРОВА әзерләде.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
6 март 2021 - 21:41Баланың чәчен кайчан алырга? Яңа туган баланың чәчен кайчан алырга кирәк икәнен беләсезме?19400
-
6 март 2021 - 20:11Кузьым кузёзэ шедьтӥз Кылем арын Быдӟым Вормонлэн 75 аръем юбилеезлы сӥзьыса ёрос газет сочинениосъя конкурс ялэм вал.8800
-
6 март 2021 - 18:41Укучылар мәктәптә кайсы фәннәрне укырга теләми? Сораштыруда Россиянең 74 регионыннан 1,7 меңнән артык 8-11 сыйныф укучылары катнашты.14701
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
5 март 2021 - 13:05Газетаның 8нче санында (5 март, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар13700
-
5 март 2021 - 20:11Татарстанда яшәүче хатын нәни улын үтергән һәм үз-үзенә кул салган Ишегалдындагы мәетләрне гаилә башлыгы табып алган.55300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика