Үкенечләрдән сакланыйк
Балтач мәдәният үзәгендә «Наркотикларсыз тормыш» айлыгының ачылу тантанасы булып узды.
Исегезгә төшереп үтәбез: әлеге айлык 16сында старт алган иде. Безнең җирлектә исә айлыкны ачу тантанасы 18нче сентябрь көнне билгеләп үтелде. Чарада гимназия, Балтач мәктәбенең 5- 7нче сыйныф укучылары катнашты.
Мәдәният үзәге фойесында әзерләнгән китаплар күргәзмәсе (рәсемдә) чарага килгәннәрне үзенә җәлеп итте. Наркотиклар, аларның адәм баласы өчен никадәр начар тәэсир иткәне, дөньяга булган карашлары хакында да кыю фикер белдерүче укучылар булды.
Биредәге фикерләрне яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин да куәтләде:
- Барлык начар гамәлләр вакытны бушка уздырганнан килеп чыга, шуңа мин сезне спорт белән дус булырга чакырып калам.
Район прокуроры Зөфәр Абитов, аның ярдәмчесе Гөлнара Галиуллина айлык хакында тәфсилләп сөйләде. Укучыларны тәртипле тормыш алып барырга, татлы ялганнарга ышынмаска өндәделәр. Район кинооешмасы тарафыннан укучыларга наркотикларга каршы төшерелгән «Зорка Венера» фильмы тәкъдим ителде.
- Искиткеч матур эшләнгән бу кино балаларга һичшиксез киләчәктә туры юлдан тайпылмаска ярдәм итәр, гомерлек үкенечләрдән саклар,-дип үз фикерләрен җиткерде район кинооешмасы җитәкчесе Радик Михайлов.
Чыннан да, шулай гына була күрсен. Йөрәк парәләребез берүк әлеге афәт кармагына каба күрмәсен. Бу нисбәттән безгә аларны яклау, саклау юнәлешендә ныклап эшләү таләп ителә. Һәм әлеге айлык шуның бер мисалы. Шунысын да әйтергә кирәк, наркотикларга каршы көрәш айлык кысаларында гына түгел, даими булырга тиеш һәм бу юнәлештә бергәләп эшләү генә көткән нәтиҗә бирәчәк.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 март 2021 - 12:11Рөстәм Миңнеханов: Ипотека ставкасын тагын да киметергә кирәк Татарстан Президенты сүзләренчә, мохтаҗ гаиләләрне йортлы итү мәсьәләсен хәл итү юлларын эзләргә кирәк.6501
-
4 март 2021 - 10:46Агросәнәгать комплексы объектларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү Агросәнәгать комплексы объектларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының аерым контролендә.5400
-
4 март 2021 - 08:11Рөстәм Миңнеханов «Безнең ишегалды» программасы алга таба да эшләячәк дип ышандырды 2020 елда республика программасы буенча ишегалларны төзекләндерүгә 8 млрд сум акча тотылган.7700
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар42300
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.33100
-
3 март 2021 - 13:21Эш көнен кыскартырга тәкъдим итәләр Русиядә 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнар өчен эш көне озынлыгын кыскартырга тәкъдим иттеләр.43101
-
2 март 2021 - 20:11Сөйләшер сүзләр күп җыелган... Кеше күңелендә мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр мәктәп елларында салына.41502
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика