Хезмәт

Кирәкле белгечләрнең файдалы эшләре

Кирәкле белгечләрнең файдалы эшләре

Рафис Галимуллин - райондагы иң зур тәҗрибәгә ия зоотехникларның берсе. Узган ел 60 яшен тутырып пенсиягә чыкса да, хуҗалык өчен кирәкле кеше булгач, эшләвен дәвам итә.
40 елга якын Кунырда агроном булып эшләгән Котдус Әсхәдуллинга да быел 60 яшь тулды. Үзенә лаеклы алмаш әзерләгәнче эшлә инде син дигәннәр үзенә. Әнә, Хәмит Гәрәев та рәис итеп Раиф Хәкимовны әзерләгәнче, хуҗалык йөген шактый тарткан иде шул.
Сырьяда район, республика күләмендә данлыклы Юрий Копаров яши. Ул озак еллар шушы авылдагы дуңгыз фермасына мөдирлек итте. Сәламәтлеге какшап киткәнче, пенсиягә чыккач та әле шактый эшләде. Һәм менә үзенә лаеклы алмаш, яшь белгеч Вениамин Петровны калдыргач кына тынычлап ялга китеп барды.
Заманында район күләмендә танылган икътисадчы Җәлил хәзрәт Фазлыев традицияләрен дәвам итеп, Норма авылыннан килгән яшь белгеч Илтимат Мостафаев «Бөрбаш» җәмгыятенең икътисадый күрсәткечләрен гел яхшырта бара. Түбәндә сүзне аларга бирәбез.


«Якты юл» җәмгыятенең баш агрономы Котдус Әсхәдуллин:
- Бөрбаш, Сапавыч якларыңда кыр эшләрен башлап җибәргәндә, әле безнең кайбер басуларда кар да бетмәгән була. Шуңа күрә эшне алардан бер атна чамасына соңрак башлыйбыз, ләкин әллә ни артка калмый башкарып чыгабыз. Бездә туфрак та районның көньяк хуҗалыкларныкыннан кайтыш, уңдырышсыз көлсу туфрак. Шуңа күрә ашламаларсыз әллә ни зур уңыш алып булмый. Минераль ашламаларны ел саен кыштан ук туплап калырга тырышабыз. Органикасы да фермалар янымда җыелып ятмый, ел саен кырга ташыйбыз. Быел 37 мең центнер, гектардан 27 центнер уңыш үстереп алдык. «Дон» комбайнчылары! Рифат Бариев, Алмаз Шәйхетдинов, Гозәер Вафин, «Енисей»да Наил Закиров, Илшат Шәйхетдинов... Гомумән, барысы да уңышны түкми-чәчми җыюда нык тырышлълар. «КамАЗ» шоферлары Илгизәр Һадиев, Раян Йосыпов, Рәйхан Нәҗипов кебекләр, бик җәһәт йөреп, комбайннарның тоткарлыксыз эшләвен тәэмин иттеләр.
Рәисебез Раиф Хәкимов урып-җыюга турыдан-туры үзе дә күзәтчелек итте. Механизаторларның бердәм, тату эшләүләре тәэмин ителде.
Терлекләргә җитәрлек кадәр фураж салдык, җиткерелгән план буенча ашлыкны дәүләткә дә чыгардык.

«Труд» җәмгыятенең Сырья фермасы мөдире Вениамин Петров:
- Коллективта эшләүчеләрнең 40гы да мактауга лаек. Исемнәре әйтелми калганнар үпкәләмәсләрдер, шәт. Иң элек 30 елдан артык шушында каравыш торган Валерий Плотниковны әйтеп үтим әле. Эшенә бик җаваплы карый, үрчем алган вакыгтларда фермадан кайтып керми. Быел үзен бик зурлап лаеклы ялга озатырга әзерләнәбез.
Терлекчеләрдән Маргарита Семенова, Антонида Кузнецова, Людмила Сапожникова быел 9 айда һәр дуңгыздан тәүлеккә 500әр граммнан артык артым алдышар, һәркайсы 600әр центнердан артык ит җитештерделәр. Балалату бүлегендә Нина Сапожникова, Елена Камашева, Антонида Зубарева, Ирина Пчельникова 9 айда 811-928 дуңгыз баласы алып үстерделәр. Абзарларга азык кертүче, тирес чыгаручы механизатор Михаил Шапошников та эшенә бик җаваплы карый. Югары белемле яшь табибә Лидия Чернова коллективта сәламәт атмосфера булдыру, терлекләр арасында чир таралмасын өчен зур хезмәт куя. Терлекләргә балык, бәрәңгене төрле өстәмәләр кушып пешереп ашатабыз.

«Татарстан» җәмгыятенең баш зоотехнигы Рафис Галимуллин:
- Терлекчелектән ай саен 10 миллион сумга якын табыш керә. Җәмгыять кассасын 80 миллион сум чамасына баеттык инде. Аның яртысына якыны сөт сатудан. Яшь белгеч Ленар Мөхәммәтҗанов җитәкләгән Иске Салавыч фермасы коллективына рәхмәт инде. Сөт муллыгы аларның тырышлыгы нәтиҗәсе. Узган елгыдан шактыйга артык җитештерделәр. Эшенә күрә ашы да шәп. Комплекста эшләүчеләр айга 16шар мең сумнан артык алалар. Иске фермалардагыныкы да 10ар мең сумнан артык чыга. Бу коллектив сыер итен дә 1300 центнерга узган елгыдан артык җитештерде.
Дуңгыз ите җитештерүдә дә үсеш бар. Люся Потапова җитәкләгән Биктәш фермасында уңганнар күп. Галина Алексеева, Алмазия Иванова, Лидия Александрова, Зоя Федорова үрчемен дә, артымын да, кем әйтмешли, көрәп алалар. Акчаны да шулай. Ай саен 10 мең сумнан ким алганнары юк. Быел бер баш ана дуңгыздан 22 бала алдылар. Барысы 2050 баш булды.
Яңа Салавычта да, шулай ук звено алымы белән дуңгыз ите җитештерүдә нәтиҗәле эшлиләр. 1583 центнер, былтыргыдан артык ит бирделәр. Бу югары белемле яшь белгеч Ирек Мәннәповның оештыру осталыгы, коллектив белән эшли белүе нәтиҗәсе.

Реклама


«Татарстан» җәмгыятенең заманча шартларда эшләүче сөтчелек фермасында хезмәт ике сменада башкарыла. Рәсемдә сез сыер савучылар (сулдан- уңга) Резеда Хәйруллина белән Светлана Идиятуллинаны савым аппаратлары бүлегендә җәмгыятьнең баш зоотехнигы Рафис Галимуллин (уңнан беренче) һәм яшь зоотехник Ленар Мөхәммәтҗанов белән беренче сменадагы эшчәнлекләренә йомгак ясаган вакытта күрәсез.

«Бөрбаш» җәмгыяте икътисадчысы Илтимат Мостафаев:
- Иң убырышсыз дигән елда да бәрәңгедән табыш алып килдек. Быел да аны сатудан җәмгыять кассасына әйбәт акча керер дип өметләнәбез. Килограммы 6 сум 50 тиеннән бераз саттык инде. Әле төп өлеше типовой подвалларда саклана. Арзанга сатасы килми, күп итеп кыйммәтрәк бәягә сорап килгәннәрен көтәбез. «Невский», «Роко», «Розара», «Луговский» сортларын үстердек. 70 гектар мәйданнан чыккан 717 тонна тулай җыемның өчтән берен комбайннар алды. Сәлим Хөснетдинов агрегаты бер үзенә 117 тонна җыйды. Раиф Миннемуллин, Сәлимҗан Әхмәтҗанов та начар эшләмәде. Гомумән, бөтен авыл белән тырыштык. Мәктәп укучылары нык булышты.
Бәрәңгенең файдасын таптык шулай. Киләсе елда да үстерәбез. Җирне яхшылап сукаладылар.


Рәсемдә: «Сорнай» җәмгыятенең алдынгы механизаторы Юрий Герасимов.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: