Конференциядә
17нче ноябрьдә «Бердәм Рәсәй» сәяси партиясенең Балтач җирле бүлегенең ХХ отчет-сайлау конференциясе булды. Отчет докладын бүлекнең секретаре Наил Нургаяз улы Сабирҗанов ясады. Хәзер партиядә 1369 кеше әгъза булып тора. Районда 19 башлангыч оешма бар, шуның 2се район үзәгендә. Сайлаулар моңарчы 2 елга бер үткәрелсә, хәзер 5 елга бер генә булачак....
Отчет доклады буенча фикер алышуларда Балтач депутатлар фиркасы җитәкчесе Фәрит Абдрахманов, «Балтач» универсаль спорт залы идарәчесе Илһам Гайнетдинов иптәшләр катнашты. Һәр икесе дә чыгышларында «Бердәм Рәсәй» сәяси партиясенең Балтач җирле бүлегенең отчет чорындагы эшенә уңай бәя биреп, сайланачак яңа составка да үз наказларын җиткерделәр. Яшьләрне эш белән тәэмин итү, инновацион мәйданчыклар булдыру, Балтачта бассейн төзүне тизләтү, кайбер проектларны тормышка ашыру һәм башка проблемалар турында әйтелде. Җирле контроль-ревизия комиссиясе эшчәнлеге турында әлеге комиссия рәисе Фәнил Ибениев бәян итте.
Кыска вакытлы тәнәфестән соң, яшерен тавыш бирү юлы белән партия бүлегенең яңа составын сайлау булды. Ике кандидат арасыннан «Бердәм Рәсәй» партиясенең Балтач җирле бүлеге сәркатибе итеп Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин сайланды. Конференция эшендә партиянең Татарстан региональ бүлегеннән Р.М.Заһидуллин катнашты.
Ахырдан «Бердәм Рәсәй» партиясенең Татарстан региональ бүлегенең отчет-сайлау конференциясенә делегатлар сайлау булды. Аның эшендә партиянең бүлек сәркатибе Рамил Нотфуллин, партиянең Балтач җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рузилә Фазылҗанова, «Балтач» универсаль спорт залы идарәчесе Илһам Гайнетдинов һәм Яңгул авыл җирлеге башлыгы Ринат Гарипов иптәшләр катнашачак.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
7 март 2021 - 08:11Һәр ярыштан җиңү белән... Соңгы айларда узган шахмат ярышларының саны-сагышы юк. Яллар турында бөтенләй оныттылар, әмма аның каравы күпме җиңү, күпме уңыш яуланды.4800
-
6 март 2021 - 21:41Баланың чәчен кайчан алырга? Яңа туган баланың чәчен кайчан алырга кирәк икәнен беләсезме?20800
-
6 март 2021 - 20:11Кузьым кузёзэ шедьтӥз Кылем арын Быдӟым Вормонлэн 75 аръем юбилеезлы сӥзьыса ёрос газет сочинениосъя конкурс ялэм вал.9400
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
5 март 2021 - 13:05Газетаның 8нче санында (5 март, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар14000
-
5 март 2021 - 20:11Татарстанда яшәүче хатын нәни улын үтергән һәм үз-үзенә кул салган Ишегалдындагы мәетләрне гаилә башлыгы табып алган.55700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика