Хезмәт

Кәрәзле элемтә

Соңгы вакытта районда «Таттелеком» ачык акционерлык җәмгыятенең кәрәзле элемтә челтәре эшли башлаячак дигән сүзләр йөри. Бу хакта тәгаен белү нияте белән район электр элемтәсе үзәге җитәкчесе Рафил Галәветдин улы Хисамиевка мөрәҗәгать иттек.

- Рафил Галәветдинович, бүгенге көндә чыбыклы телефоннан, интернет, интерактив те¬левидениедән тыш, район халкына кәрәзле элемтә хезмәте дә күрсәтә башлыйсыз икән дип ишеттек...
- Әйе, дөрес мәгълүмат. Узган елның май аеннан «Таттелеком» ачык акционерлык җәмгыяте, халыкка элемтә өлкәсендә барлык төр хезмәтләрне күрсәтә алу максатыннан, зур проект башлап җибәрде. Әлеге эш җөмһүриятебез Президенты күзәтчелегендә башкарылачак. Шушы проектка нигезләнеп, Балтач районында да база станцияләре урнаштыру планлаштырыша.
- «Таттелеком» кәрәзле элемтәсенең район халкы өчен нинди өстенлекле һәм уңай якла¬ры булачак?
- Иң зур өстенлек бәяләрнең чагыштырмача түбән булуында. Чөнки берничә төр хезмәт күрсәтә алу төрле ташламалар ясарга да мөмкинлек тудыра. Дүрт төр хезмәт: стационар (чыбыклы) телефон, интернет, телевидение һәм кәрәзле элемтә өчен бердәм исәп-хисап булдыру безнең абонентлар өчен бик уңайлы булачак. Бәяләргә мисал итеп «Җиңел старт» («Легкий старт») дигән тарифны гына алыйк. Әлеге тарифның «Ирек формуласы» дигән опциясе кысаларында, безнең чыбыклы элемтә хезмәтләреннән файдаланучы булсаң, тәүлегенә бары бер сум түләп, «Таттелеком» компаниясе абонентлары үзара 100 минут сөйләшергә, бер көндә интернеттан 200 Мб күләмендә мәгълүмат алырга, Рәсәй буенча көнгә 300 ММС, 400 СМС җибәрергә мөмкин. Калган категория абонентлар 2 сум түли. Башкалада укучы студентлар инде «Таттелеком»ның SIM карталарын бездән алып китә башлады, аның белән Казанда сөйләшү күпкә арзанга чыга, диләр.
- Кулай бәяләр үзегезнең чыбыклы телефоннарга көндәшлек ясамасмы соң?
- Һәрвакыт сайлау мөмкинлеге булырга тиеш. Стационар телефоннарның иң зур өстенлеге аның югары сыйфатлы һәм ышанычлы булуында. Авылларда электр энергиясендә вакытлыча өзеклекләр булган очракларда да дежур бригадалар тәүлекнең теләсә кайсы вакытында телефоннарның эшләвен тәэмин итә. «Таттелеком» кәрәзле элемтәсендә сизелерлек зур ташламалы бәяләр дә, әйткәнемчә, өй телефоннары булган абонентларга каралган. Бер стационар телефонга бәйле рәвештә 3 SIM карта алып була.
Кайбер мәгълүмат чаралары стационар телефоннар саны кими диеп язып чыкса да, безнең Балтач районында елга уртача 200 абонентка үсеш бара. 2013 елның гыйнвар-февраль айларында гына да чыбыклы телефоннарның 41 номерга артуы шуның ачык дәлиле. Бүгенге көндә районыбызда 10000гә якын хуҗалык исәпләнсә, шуның 8100еннән артыгында стационар телефон бар.
- Кәрәзле элемтә, кәрәзле телефон турында сүз чыгуга, халык аның зыяны хакында уйла¬на башлый. Бу исәптән Сез ни дияр идегез?
- Шуны әйтәсе килә, әлеге станцияләрне монтажлаганнан соң, һичшиксез, аның санитар нормаларга туры килүен раслау өчен, электромагнитик нурланышның ни дәрәҗәдә икәнлеге тикшереләчәк. Бездә халыкта, башка район һәм өлкәләрдән аермалы буларак, кәрәзле телефон вышкаларына зур шикләнү белән карау гадәткә кергән. Югыйсә, белгечләр фике-ренчә, күпмедер нурланыш булса да аны тапшыргычлар түгел, ә үзебез белән бергә йөртүче кәрәзле телефоннар бирергә мөмкин.
- Ничә база станциясе куелачак һәм моңа күпме вакыт билгеләнгән?
- Әлеге эш ике этапка бүленгән. Барлыгы 10 станция куелачак. Вакытына килгәндә, ел ахырына кадәр төзеп бетерергә исәп.
Миңа калса, «Таттелеком» ачык акционерлык җәмгыятенең безнең районга зур күләмдә инвестицияләр кертүе кулланучылар өчен бары тик файдага гына.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Планлаштырган эшегезне уңышлы башкарып чыгарга язсын инде.
Әңгәмәдәш - Зөлфия ШАКИРОВА

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: