Кыш усалкай юк китмим, ди
Карыша, киреләнә... Әйе, нәкъ шигырьдәгечә. 17нче март көнне кышны озатабыз дип әзерләнгәч, табигать күз яшьләре белән «еласа», 24ендә исә буранлап куркытырга теләде. Әмма чарада җыелган хезмәт коллективларын буран да куып тарата алмады.
Һава торышының начар булуына карамастан һәр ярыш, күңел ачу уеннары тиешле дәрәҗәдә үтеп, җиңүчеләр билгеле булды. Самавырларда чәйләр кайнады, коймагы да пеште, шашлык та әзерләнде. Сату нокталары да гөрләп эшләде. Бәйрәмне үз иткән, ярышларда кушканга түгел, үзе теләп, аннан тәм табып катнашкан кешегә буран да сәбәп булмады. Балалар бакчасы коллективларының кечкенәләр өчен махсус әзерләгән күңелле уеннары олыларны да битараф калдырмады.
Бәйрәм ахырына кадәр райондаш җырчыларыбыз моңлы, дәртле җырлары белән шатландырды. Ярышлар җитәкчеләрнең пневматик коралдан атуы белән башланып китте. Биредә Ф.Шәфигуллин («Стройремтех») иң төгәле булып чыкты.
Бобслей, ягъни таудан чанада шуу ярышында янәдән, стройремтехлыларга тиңнәр булмады. Өч төр ярышта (гер күтәрү, чүгәләп алу һәм машина тарту) район эчке эшләр бүлегеннән Р.Шәймөхәммәтов җиңү яулады. Чаңгы эстафетасында финиш сызыгын гимназиялеләр беренче булып кисте.
Зур популярлык казанып килүче сөңге атуда иң оста мәргән булып «Сорнай» командасы танылды. «Формула-1» ярышында мәгариф идарәсеннән Ф.Галимҗанов җиңүче дип табылды. Аркан тарту исә ярышларның кульминацион ноктасы булды дисәм, һич арттыру булмас. Ул уенчыларның җаны-тәне белән аркан тартуы үзе бер тамаша булса, җанатарларның үзләре чыгып көч сынашырга әзер торулары үзе бер ярыш. Биредә эчке эшләр бүлеге беренчелекне алды. Гаилә ныклыгын тагын да камилләштерүче «Әти, әни һәм мин - спорт гаиләсе» ярышында башкаларга караганда Гыйльметдиновлар (эчке эшләр бүлеге) җитезрәк, өлгеррәк булып чыкты. Гомуми нәтиҗәләр буенча «Сорнай» коллективы беренчелекне яулады.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 гыйнвар 2021 - 22:11"Казан егетләре"ндә үзгәрешләр: "Ызгышуга урын юк" “Казан егетләре” төркеме 2021 елга зур яңалыклар белән керде. Төркемдә кабат үзгәрешләр.13602
-
15 гыйнвар 2021 - 21:21Битендәге бетчәне сыткач, пневмония белән чирләгән Бер ир, иягендәге бетчәне сыткач, бер айга реанимациягә эләккән.18401
-
15 гыйнвар 2021 - 20:11Казан-Яшел Үзән трассасында алты машина бәрелешкән Авария буран һәм юлда күз күреме начар булу аркасында килеп чыккан.17502
-
29 декабрь 2020 - 11:16Балтач каратистлары Бөтенроссия турнирыннан җиңү белән кайтты
-
18 декабрь 2020 - 11:36Якташыбыз, танылган җырлар авторы, шагыйрь, публицист, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе - Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшин турында "Замандаш" тапшыруының чираттагы язмасы эшләнгән
-
15 гыйнвар 2021 - 13:50Газетаның 1нче санында (15 январь, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар8500
-
30 декабрь 2020 - 10:40Газетаның 52нче санында (30 декабрь, 2020 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар79800
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.244500
-
14 гыйнвар 2021 - 20:11"Баш тарткан балам күршедә яши..." Сабыйларыннан баш тарткан аналар ни сәбәпле мондый адымга бара? Чираттагы шундый хатын үзенең язмышы белән уртаклашты.75603
-
14 гыйнвар 2021 - 17:212021 елда ничә яшьтән пенсия алып булачак? 2021 елда картлык буенча пенсиягә чыгучылар өчен яңалыклар бар.74102
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика