Хезмәт

Мавыктыргыч та, куркыныч та

27нче декабрь Россиядә Коткаручылар көне буларак билгеләп үтелә. Коткаручы һөнәре - иң куркыныч һәм җаваплы хезмәтләрнең берсе. Иң катлаулы хәлләрдә, безнең илдә генә түгел, хәтта чит илләрдә килеп чыккан авария, гадәттән тыш хәл, янгыннарда иң беренче ярдәмгә ашыгучылар алар. Табигый бәла-казаны, техноген һәлакәт, давыл, вулкан атылу, су басумы - коткаручылар...

- Бүген бүлектә 40 кеше эшли. Солдатта булган, кулы эш белгән, таза, чыдам егетләр генә бездә. Башкача мөмкин түгел. Чөнки хезмәтебез бик җаваплы, шул ук вакытта куркыныч та, мавыктыргыч та. Әйтик, быел җәй гөмбәгә барган Балтачта яшәүче ике хатын-кызның урманда адашуы турында сигнал алдык. Шунда ук аларны эзләү чаралары күрелде. «Ашыгыч ярдәм» хезмәтен, аучыларны, урманчыларны аякка бастырдык. Андый чакта шундый хокук бирелгән безгә. Шәмәрдәннән эзләү-коткару отрядын китердек. Һәм югалучыларны 2 сәгать дигәндә табып, берсен өенә, икенчесен (аягы сынган иде) хастаханәгә кайтардык. Коткару-чыларыбыз әллә ничә тапкыр бикле ишекне ачарга бардылар. Мондый эшләр өйдә авыру кеше яки кечкенә бала бикләнеп калганда полициянең участок инспекторы белән бергә эшләнә. Юлларда булган аварияләргә дә чыгарга туры килә. Мондый чакта тимер-томыр арасында калган кешеләрне коткару өчен кирәкле барлык коралларыбыз да бар. Тиз арада тимерне дә кисәләр, күтәртәләр дә. Кешене саклап калу өчен үзләреннән төгәллек, осталык, тизлек һәм тәвәккәллек таләп ителүен аңлап эшлиләр. Килеп туган хәлгә урында тиз арада дөрес бәя биреп, аны үз тормышларына да куркыныч тудырмыйча башкарып чыга алалар. Инде кирәк икән, утка-суга керергә дә әзерләр. Бүлектә даими булып торган укулар, өйрәнүләр шуңа юнәлтелгән.
- Таһир Бариевич, эш барышында үзен күрсәткән һәм беркайчан да сынатмаячак коткаручыларны да әйтеп китегез инде.
- Әйттем ич инде, барысы да батыр йөрәкле, чын ир-егетләр бездә. Шулай да сак начальниклары Дамир Камалов, Илдар Ганиевны әйтеп китәм әле. Бездә күптән эшлиләр. Тәҗрибәләре, осталыклары җитәрлек. Янгынчылар Фарук Гыйльмуллин, Ринат Шәйхетдинов та югалып, каушап кала торган егетләр түгел, иң авыр хәлдә дә җиңеп чыгарга тырышалар. Янгын сүндерү һәм коткару хезмәте машиналарында эшләүче шоферларыбыз турында сөйләгәндә, бездә чирек гасырлык эш тәҗрибәсе булган Мирзаян Габдуллинны әйтми калып буламы соң?! Соңгы вакытта аны бүлектәге барлык шоферларга җитәкче итеп куйдык. Чөнки тәҗрибәсе зур, эш тәртибен белә, оештыра. Шоферлар Әхмәтхан Гәрәев, Ринат Шәйхуллин, Азат Вәлиев шулай ук үз эшләренең осталары. Бүлек командиры Рәфкать Гыйматдиновның егетләр арасында абруе бар, сүзе үтә, килеп туган хәлне урында тиз һәм уңай хәл итәргә сәләтле.
- Таһир Бариевич, электән килгән төп эшегез, районны янгыннардан саклау ничегрәк тора?
- Быел 28 урынга янгынга чыктык. Аларның күп өлеше шәхси хуҗалыкларга туры килә. Ут белән саксыз эш итү, электр үткәргечләре һәм приборлары төзек булмау яки аларны утка ялгаган килеш онытып калдыру нәтиҗәсендә чыккан янгыннар еш була. Вакытында хәбәр итсәләр, су алу урыннары, юллары булса, утка җәелергә ирек бирмибез, тиз сүндерәләр. Быел авыллардагы җәмгыять биналарында да янгыннар булды. Шеңшеңәрдә печән склады янганда бик куркыныч иде. Җиңде егетләребез аны да. Аз гына вакыт узуга шушы ук авылда кипкән үләннәргә, вак агач-куакларга ут капкан. Монысын да тиз җиңделәр.
- Егетләр дә егетләр дисез. Инде оныклары булган 15-20 ел эшләүчеләр дә шактый ич оешмагызда?
- Әйе, бездә чын ир-егетләрдәй җитез, чыныкканнар гына эшли ала. Шуңа күрә шулай әйтелә бугай инде. Менә бүген һөнәри бәйрәмебез уңаеннан барлык егетләребезне дә һәм шул ук вакытта ветераннарыбызны ихлас күңелдән котлыйм. Бәхетле гаилә тормышы, сәламәтлек телим. Һәрчак хәвеф өстендә булган ирләрен куркыныч һәм авыр хезмәткә озатып калган хатыннарга да сәламәтлек, сабырлык бирсен Ходай. Бәйрәм белән барыгызны да.
Рәсемдә: сулдан уңга Д.Камалов, А.Вәлиев, Р.Шәйхуллин, Р.Шәйхетдинов, Р.Гыйматдинов.
Әңгәмәдәш Хәлил НӘКЫЙПОВ

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: