Нинди сәбәп бар?
Терлек азыгы хәзерләү, сөт сыйфатын арттыру 11нче июнь көнне Чепья җирлегендә үткән утырышның төп темалары булды.
- Мөмкинлекләр булса да, терлек азыгы хәзерләү бик сүлпән бара. Нинди сәбәпләр бар? - дип мөрәҗәгать итте район башлыгы җәмгыять җитәкчеләренә.
Көн кадагында булган терлек азыгы хәзерләүдә тоткарлыклар булырга тиеш түгел. Технологияләрне кулланып, эшне дөрес оештырганда бернинди сәбәпләр дә юк кебек. Әмма кайбер җитәкчеләрнең: «Әле иртә. Үскәнен көтәбез» диюләрен генә сәбәп итеп алмаганда. Тик үскәнен көтсәк соң булуы бар шул. «Кызыл юл»лылар бу нисбәттән өлгер булып чыкты. Эшне дөрес оештырулары башкалар өчен үрнәк итеп алырлык.
- Эш күрсәткечләре түбән булган җитәкчеләргә яхшыраклардан барып үрнәк алырга киңәш итер идем, - диде Рамил Нотфуллин.
Сыйфатлы продукция алу өчен иң беренче чиратта чәчүлекләрне тәрбияләү мөһим булуы да ассызыкланды. Басуларга тирес чыгару зур чыгым сораса да, файдасы күп булу һәр җитәкчегә яхшы мәгълүм. Яхшы нәтиҗәгә ирешүнең икенче юлы урыннарга барып, кулга тотып эшләү. Эш кайда яхшы оештырылган шул җәмгыятьләрдә сөтнең сыйфаты да яхшы. Икъти-садый яктан караганда сөт иң файдалы тармак. Республика күрсәткечләренә күз салсаң, икенче урыннан дүртенчегә тәгәрәгәнлегебез күренә. Бу исә никадәр табыш кулдан ычкынды дигән сүз.
Шәхси хуҗалык сөтен дәүләткә тапшыру мәсьәләсе дә җитәкчелек игътибарыннан читтә калмады. Авыл җирлекләре җитәкчеләренең ныклы контролендә булырга тиеш булса да, үз территорияләрендә бу эшне үзбуйлыга җибәрүчеләрнең булуы борчуга сала. Кемдер 1 литр сөт өчен 13,50 сум акча алганда, кайберәүләрнең сөте 12,30 сумга гына бәяләнүен гаделсезлек дими ни дисең? Халыктан җыелган сөтнең күпчелеге үзебезнең «Балтач сөт-май ком-бинаты»на тапшырылмыйча, читкә китүе дә күңелле күренеш түгел дип бәяли җитәкчелек.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 март 2021 - 09:21Табиблар «мәңгелек» коронавирус инфекциясенең беренче очракларын ачыклаган Вирус лейкемия белән авыручы өч пациентның организмында алты айдан артык сакланган.1400
-
4 март 2021 - 22:11Путин Татарстан волонтерына Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котларга тәкъдим итте Владимир Путин Татарстан пенсионеры республика башлыгы белән телефон аша сөйләшкәндә ирекле проектлар буенча фикер алыша алачак, дип белдерде9101
-
4 март 2021 - 21:21Алдагы көннәрдә нинди спорт чаралары көтелә?.. Бар да бар - хоккей да, шашкасы да, чаңгы ярышлары да, хәтта хәрби-патриотик уеннар да.11001
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар45900
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.51101
-
3 март 2021 - 13:21Эш көнен кыскартырга тәкъдим итәләр Русиядә 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнар өчен эш көне озынлыгын кыскартырга тәкъдим иттеләр.47201
-
3 март 2021 - 12:11Исерек ата гаепле Кечкенә кыз исерек әтисе белән кибеткә барганда фаҗигагә тарыган.42000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика