Хезмәт

Орлык чүпле түгелме?

Хәзер район хуҗалыкларында киләсе ел уңышы өчен чәчүлек материал әзерлиләр. Нәкъ менә шушы вакыттан ук чүп үләннәргә каршы көрәш чараларын күрү дә бик мөһим. «Россельхозназдор» идарәсе фитосанитария күзәтүе дәүләт инспекторы Мөдәрис Фәттәхов белән әңгәмәбезне районда тарала башлаган чүп үләннәр турында сораштырудан башладык.

- Районның төньяк хуҗалыкларында «Борщевик Сосновского» дигән чүп үләне бик азынды. Дөрес, гел эшкәртеп торганлыктан, әле ул иген кырларына таралмады. Әмма болынлыкларда, авыл тирәләрендә, елга буйларында нык үрчеде. Моннан 40 еллап элек малларга ашату өчен культуралы үсемлек буларак чәчелгән булган ул. Соңыннан агу бүлеп чыгаруы ачыклангач, аны үстерүне туктатканнар. Ел да эшкәртеп торганлыктан ул басуда беткән, әмма орлыктан таралып тирә-юньдә үрчи башлаган. Соңыннан тамырдан да, орлыктан да үрчеп, сукаланмый торган җирләрдә, ягъни болын-тугайларда рәхәтләнеп җәелә бара. Чәчәгенә ялангач тән белән кагылсаң, агуы кешегә дә зыян сала.
- Димәк, үләннәрнең культуралы дигәненең дә кат-кат тикшерелгәнен, сыналганын гына игәргә кирәк?
- Әйе, яңа сорт дип бер белмәгән орлыкны алып кайтып чәчәргә ашыкмаска кирәк. Иң элек кечкенә мәйданнарда берәр ел сынап карау яхшы. Мондагы шартларда әйбәт нәтиҗә бирсә генә чәчү мәйданнарын киңәйтәсең.
- Бу таләп бөртеклеләр өчен дә шарттыр инде.
- Әйе, каядыр әйбәт уңыш биргән сорт Балтач җирләрендә сөендермәскә мөмкин. Аннан сүз башы чүп үләннәр турында иде бит әле. Аларның карантин кертелгән төрләре күп булуын онытмагыз.
Амброзия, паслён колючий, повилика (кычыткан ефәге) кебек чүп үләннәре бик куркыныч. Алар Киров, Краснодар, Ростов, Саратов өлкәләреннән кайткан орлыкларда булырга мөмкин. Бу яклардан чәчүлек материал алырга ниятләсәң, бик сак булырга кирәк.
- Ничек сакланырга? Чүп үлән орлыкларын кул белән генә тотып, күз белән генә карап белеп булмыйдыр ич?
- Каян алсаң да ул чәчүлек материалның сертификаты булырга тиеш. Ул гына да түгел, кайтарылган орлыкларны үзебездәге махсус лабораториядә тикшертү зарур. Соңыннан зур чыгымнар тотып, аңа каршы көрәшкәнче, басуларыбызга яңа төр чүп үләннәр кертмәү мөһим.
- Игенчелектә төрле йогышлы авырулар да бар бит әле.
- Әйе, бигрәк тә соңгы елларда бәрәңге нык зыян күрә алардан. Фузариоз, алтынсыман нематода, коры һәм юеш черек кебекләре киң таралды. Ашламаларны дөрес кулланмау, җир эшкәртү технологиясен бозу моңа яхшы җирлек тудыра. Алар шул авыруы булган орлык белән дә тарала. Шуңа күрә читтән кайткан орлыклык бәрәңгене Казандагы махсус лабораториядә тикшертү мәҗбүри. Төрле бәрәңге авыруларына каршы «Татарстан», «Смәел» хуҗалыкларында РГБУ «Татарская МВЛ» лабораториясеннән белгечләр килеп, фумигация уздырдылар. Басуда чәчү әйләнешен дөрес көйләү дә авыруларга каршы көрәштә әйбәт нәтиҗә бирә. Хәтта кайбер авырудан, мәсәлән, бәрәңгенең эченә кадәр вак тишекләр үтеп керә, җирне алыштырмыйча котылып та булмый. Менә шундый авырулар, чүп үләннәр игенчелектәге уңышны нык киметә. Шуңа күрә аларга каршы иген игү сезонында гына түгел, ел әйләнәсе көрәшергә кирәк. Чәчүлек материалны кат-кат эшкәртү, чистартуның бер дә артыгы булмас. Болар игенченең кышкы мәшәкатьләренең мөһим бер өлеше.
Әңгәмәдәш Хәлил НӘКЫЙПОВ

Реклама

Фото интернет челтәреннән алынды.


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: