Печәнгә төштеләр
Тукай исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нурулла Сәгъдиевның басуларны урап кайтмаган көне юк. Бер көнне костер чәчелгән күпьеллык үлән басуында аеруча озак тукталып торды. «Күр әле, массасы ничек әйбәт».
Белгечләр белән киңәшкәннән соң, бу басуга чапкыч таккан Сөнгатулла Хәкимов тракторы чыгарылды. Тәҗрибәле, тырыш механизатор тиз көннәрдә 40 гектарга якын мәйданда печәнне чабып та ташлады. Механизатор Юрик Антонов тракторына тырмалар тагып, массаны тигез кипсен өчен әйләндереп торды. Икенче көнне кипшерә башлаганнарын пресслый ук башлады. Прессланган печәнне складка ташып өяләр. Шулай 40 тоннадан артык печән запаслаганнар инде.
- Бигрәк сыйфатлы керде. Яшь бозауларга бик яхшы булачак, - ди терлекчеләр. Механизаторлар Анатолий Плотников, Леонид Бигеев «Сорнай»да печән өстен башлап җибәрде. Тиз көннәрдә 60 гектарда күпьеллык үләннәрне печәнгә чаптылар. Әнис Мортазин, Михаил Плотников тракторларына тагылган махсус агрегатлар белән әйләндереп тордылар. Сергей Калинин, Рафис Закиров пресслады. Механизатор Владимир Антонов «КУН-10» белән машиналарга төяп складка озатып торды. Шулай 76 тонна печән хәзерләгәннәр. Печәнгә үләннәр чабу дәвам итә.
Явымсыз торган көннәрдә күбрәк печән хәзерләп калуны кайгыртып, «Бөрбаш» хуҗалыгында да 60 тонна печән запасладылар.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 март 2021 - 14:46“Татмедиа” бүләге Кунырга китте “Татмедиа” җәмгыяте газета-журналларга язылучылар арасында оештырган чираттагы бәйгегә нәтиҗә ясалды.4401
-
5 март 2021 - 13:21БАЛТАЧ КЫЗЧЫГЫ ҺӘМ БАЛТАЧ МАЛАЕ КЕМ УЛ? 🤍 Балтач кызлары һәм егетләре мәртәбәле жюри каршында имтихан тотты.9101
-
5 март 2021 - 13:06Авылда җирлекләренең 52 нче Спартакиадасының финалы һәм бүләкләү 6 мартта булачак Программага спортның 13 төре буенча ярышлар керә.4601
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
5 март 2021 - 13:05Газетаның 8нче санында (5 март, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар2900
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.70701
-
3 март 2021 - 13:21Эш көнен кыскартырга тәкъдим итәләр Русиядә 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнар өчен эш көне озынлыгын кыскартырга тәкъдим иттеләр.47901
-
3 март 2021 - 12:11Исерек ата гаепле Кечкенә кыз исерек әтисе белән кибеткә барганда фаҗигагә тарыган.42800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика