Хезмәт

Рамазан — изгелек ае

Раббыбыз Аллаһка мең-мең шөкерләр булсын, Ул безгә янә изге Рамазан айларын күрергә насыйп итте. Рамазанда җир һәм күкләр Хуҗасының бәрәкәт капкалары ачыла, җир өстенә күптөрле нигъмәтләр иңә.

Пәйгамбәребез кешеләрне шушы ай килү белән шатландыра торган булган: «Сезгә Рамазан килде, ул бәрәкәт ае. Бу айда Аллаһ сезләрне Үз рәхмәте белән колачлый, кимчелек-хаталарны кичерә, кыл­ган догаларны кабул итә. Ул айда Аллаһ сезнең изгелек кылуда үзара ярышуларыгызга карый һәм сезнең исемнәрегезне фәрештәләре каршында искә ала. Бәхетсез шул, кем бу айда Аллаһының рәхмәтеннән мәхрүм калды». (Табәрани риваяте).

Рамазан - күңеле иман белән сугарылган һәр кеше өчен куаныч, изге гамәл кылучыга шатлык һәм форсаттыр. Аллаһка шөкер, халкыбыз изге рамазан утын мең елдан артык сүндерми саклап килгән. Газиз әби-бабайларыбыз барлы-юклы сәхәрләре белән җәйге челләләрдә дә, уттай урак өстендә дә ураза тотканнар. Бер авылның мәчет карты: "Мин малай чакта, безнең әниләргә көненә кырыгар сутый ашлык җыйдырталар иде. Бер апабыз хәлсезләнеп егылгач, аны ат арбасына салып, салкын чоланга кайтарып салдык. Бераз хәле кайткач та, ул урагын тотып басуга чапты. Чөнки, бүгенгесен җыеп бетермәсә, иртәгәгә кала", - дип сөйләгән иде. Сусаудан авыз-иреннәре ярылган, кайтуына да әзер табыны көтмәгән. Кайбер әбиләр: "Әнкәйләребез суыну өчен кар базларына төшеп утыралар иде", - дип сөйлиләр.

Курыккан эш хәерле була, диләр. Әлбәттә, изге кунакны көтү бераз борчу сала. Кемдер: "Көчем җитәрме?" - дип борчыла. Кемдер: "Кан басымы күтәрелмәсме?" - дип кайгыра. Изге эшкә Аллаһыдан ярдәм сорап, Аның ярдәменә таянып тотынсак, Ул ярдәм итми калмас. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) еш кына намазлардан соң шушы доганы кылган: "Йә, Аллаһ, миңа Сине искә алуда, Сиңа шөкер итүдә һәм күркәм рәвештә гыйбадәт кылуда ярдәм бир" (Әбү Даут, әнНәсәи риваятьләре).

Фарыз уразасы дигәч, әлбәттә, ул Рамазанда була, әмма Рамазан дигәч, ул ураза гына дигән сүз түгел. Рамазан - изгелекләр ае, Аллаһ бу айда Үз бәндәләрен аеруча күп изгелекләр кылырга, явыз эшләрдән тыелырга чакыра. Пәйгамбәребез әйтте:«Рамазан аеның беренче киче җитсә, шайтаннарга богаулар салыныр, җәһәннәм ишекләре ябылыр, берсе дә ачылмас. Җәннәт ишекләре ачылыр, берсе дә ябылмас. Күкләрдән Аллаһының бер фәрештәсе кешеләргә юнәлеп әйтер: «Әй изгелек сөюче, изгелеккә омтыл. Әй, явызлык кылучы, начарлыктан котыл". Бу айда, Аллаһы Тәгалә бәндәләрен җәһәннәм утыннан коткарыр. Уттан котылу - Рамазанның һәр кичендәдер».

Иман иясе өчен изгелекләр кылып, күбрәк савап җыю, гөнаһларыңнан арыну өчен иң хәерле вакыт - Рамазан ае. Рамазан аенда Аллаһ бәндәсе каршында күпме изгелек ишекләрен ача: Фарыз уразасының бер көне 70 елга уттан ерагайта. Тәравих намазларыда гөнаһ-хаталар кичерелә. Сәхәр һәм ифтар вакытларында дога-истигъфарлар кабул була. Авыз ачтырганда бер уразалыга авыз ачтырсаң, ул җыйган савап сиңа да була. Фитыр сәдакасын биргәч, уразага китергән кимчелекләр юыла, мохтаҗларның изге догасын ала. Рамазан гомрәсе Пәйгамбәр белән бергә хаҗ кылу савабын ала. Игътикяф кылуның (соңгы ун көн мәчеттә булу) бер көне кешене уттан офык белән офык арасына ерагайта. Мондый мисалларны тагын да дәвам итәргә була.

Реклама

Әлбәттә, изгелек сынаусыз булмый. 17-18 сәгать ризык һәм судан мәхрүм булып тору сәбәпле, тәннең көче китә, кешене йокы баса, ялкаулыгы җиңә. Менә шундадыр сынауның хикмәте дә. Рамазан - ялкаулык ае түгел, тырышлык ае. Раббыбыз безне шушы табигый зәгыйфьлегебезне җиңәргә, рәхәт тормыш теләүче МИНе­без белән көрәшергә, изгелек кылуны туктатмый, савап җыярга, безне көтүче җәннәт бакчаларына ашкынырга чакыра. Хәдистә килгәнчә, җәннәт бакчалары Аллаһының тугры бәндәләре кайтуга көн саен әзерләнә, бизәнеп-матурлана. Аллаһ өчен кылынган һичбер изгелек югалмый. Аллаһ һәркайсын белеп тора.

Раббыбыз рәхмәте илә безнең тормыш юлыбызда бик күп изгелек ишекләрен ачып тора, игелек кылырга күп мөмкинлекләр бирә. Татарда: "Аштан өстен булма", - дигән сүз бар. Изгелектән дә өстен булырга ярамый, бер эшкә дә кечкенә дип карамыйк. Пәйгамбәребез: "Һичбер изгелекне кимсетмәгез. Коедан үзең өчен күтәргән суны башканың чиләгенә салу, кардәшең белән елмаеп сөйләшү кебек изгелеккә дә җиңел карама", - диде (Әхмәт риваяте).

Һичкем үзенең кылган изгелеге белән масаерга, мактанырга тиеш түгел, чөнки һәр эшнең ахыр нәтиҗәсен бер Аллаһ белә. Әгәр Аллаһ берәүнең каршына кечкенә булып күренгән изгелекне чыгарган икән, бәлки аңа хәзер шул изгелек кирәктер. Юл өстендә яткан ботакны ихлас күңеленнән алып куйганы өчен Аллаһ бер ирне җәннәтле итте. Пәйгамбәребез: "Бер кеше юлдан барганда, юл өстендә яткан ботакны күрде һәм, кешеләргә зарар китермәсен дип, читкә алып куйды. Аллаһ аңа шөкер кылып, аның гөнаһларын кичерде".

Һәркайсыбыз изге айны үзебез өчен изгелек кылу, явызлыклардан тыелу ае итеп игълан итсәк иде. Изге айда гаиләләребезгә, аеру­ча, әти-әниләребезгә, туганнарыбызга, дусларыбызга һәм, го­мумән, кешеләргә карата тагын да миһербанлырак булсак иде. Гөнаһ кылучылар изге айга хөрмәт йөзеннән үзләренең яман гадәтләреннән тыелып торсалар иде. Кемдер хәләл икмәк һәм судан ураза тотса, кемдер яшел еланнан тыелып, үз якыннарын сөендерсә иде. Рамазан ае һәркем өчен дә изегелек ае булса иде.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: