Ришвәт тормыш төбендә
Район үзәгендә «Без коррупциягә каршы» дигән акция үтте.
Балтач муниципаль районы башлыгының коррупция буенча ярдәмчесе Энҗе Гарипова һәм «Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Фирүзә Исхакова инициативасы белән оештырылган әлеге чарада аларга ярдәмгә Балтач урта мәктәбенең 8нче «В» сыйныфы укучысы Диләрә Гыйләҗева һәм 8нче «Б»дан Зилә Хәсәнова килде. Әлеге кызлар «Волонтер» иреклеләр үзәгенең активистлары булып тора.
Акция барышында төрле оешма-учреждениеләрдә булып, ришвәтчелеккә кагылышлы сорауларны бирде, 5000 сумлык акчага ошаган буклет өләште. Буклетны күргәч һәркемнең күңелендә ниндидер кызыксыну уянса да, журналистларның микрофон һәм фотоаппаратларыннан куркып качучылар байтак булды. Димәк, кеше үз сүзен кычкырып әйтергә әзер түгел әле бездә.
Ә сорауларга килсәк алар түбәндәгедән гыйбарәт:
- Сез ришвәтчелеккә карата нинди карашта?
- Кайчан да булса ришвәт бирергә я алырга туры килдеме?
- Ришвәтчелеккә каршы көрәшне кемнән башларга: бирүчедәнме, алучыданмы?
- Аларга нинди җәза бирер идегез?
Җаваплар төрле булды әлбәттә, ләкин күпчелек кеше ришвәтчелекнең тормышыбыз төбендә ятуын искәртте. Бигрәк тә сәламәтлек саклау органнарында, эшкә урнашканда һәм җир белән бәйле мәсьәләләрдә ришвәтчелекнең зур роль уйнаганына басым ясады алар. Ә җәзага килгәндә, алучыларны да, бирүчеләрне дә бөтен кешелеккә фаш итәргә кирәк диелде.
PS. Сорауларга җавапларны сез дә яза аласыз (комментарийларда).
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 май 2022 - 13:27АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое масштабное пожарно-тактическое учение на НПС АО «Транснефть – Прикамье» провело пожарно-тактическое учение по тушению условного возгорания в резервуарном парке нефтеперекачивающей станции (НПС) «Калейкино» Ромашкинского районного нефтепроводного управления. Мероприятие проводилось совместно с подразделениями Федеральной противопожарной службы (ФПС) по Республике Татарстан МЧС России.2800
-
27 май 2022 - 13:21«Котькуд книгалэн аслаз лыдӟисез вань» 1995-тӥ арысен кутскыса, 27-тӥ куартолэзе Россиын библиотекаослэсь но со удысын ужасьёслэсь нуналзэс пусъё. 27 ар ӵоже тросэз воштӥськиз: библиотекалэн функциосыз но, улонэз но. Одӥгез гинэ уг воштӥськы: библиотека котьку ас лыдӟисьёссэ шедьтэ.3700
-
27 май 2022 - 12:11Миңнәхмәт Әюповка - 90 яшь (+фото) Сосна авылында яшәүче Миңнәхмәт Әюповка бүген 90 яшь тулды.4500
-
5 март 2022 - 14:33Салавыч укучылары шахматчыларны җырлап-биеп сәламли
-
3 март 2022 - 13:32💔🥀 БҮГЕН КИҢ ТАНЫЛУ АЛГАН ИҢ ТАЛАНТЛЫ РАЙОНДАШЛАРЫБЫЗНЫҢ БЕРСЕ — НАИЛ АБЫЙНЫ СОҢГЫ ЮЛГА ОЗАТАЛАР…
-
27 май 2022 - 09:45Газетаның 20нче санында (27 май, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар6901
-
25 май 2022 - 17:21Кәримә Мустаеваның концертына рәхим итегез! 26 май көнне Балтач мәдәният үзәгендә Кәримә Мустаеваның бушлай концерты булачак18200
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.244400
-
26 май 2022 - 10:46Бәйрәм уңаеннан Балтач эшмәкәрләре район башлыгы Рамил Нотфуллин белән очрашты (+фото) Районыбызда кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр белән хакимият кулга- кул тотышып эшли.54001
-
26 май 2022 - 14:46«Җәйге җылыларны көтмәгез»: синоптик июнь белән июльнең нинди булачагын фаразлады Май аенда Татарстан территориясендә, шул исәптән башкалада, озакка сузылган салкыннар саклана. КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сүзләренчә, быел Казанга климатик җәй килергә ашкынып тормый.37401
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика