Хезмәт

Риваятькә тиң гомер

28нче гыйнвар көнне Нөнәгәр авылында Кәшифә Тумашеваның тууына 110 ел тулу уңаеннан кичә үткәрелде. Залда алма төшәрлек тә урын юк иде. Кичә тәмамлангач та, халык таралырга ашыкмады. Әйтеләсе сүзләр, хис-кичерешләргә бай булды ул. «Кәшифә апаның үзе шикелле үк камил, искиткеч матур һәм эчтәлекле булды бу бәйрәм. Чараны оештыруда зур көч...

5 яшьлек чагында апасы белән җизнәсе кечкенә Кәшифәне Өркет шәһәренә алып китә. Якыннары белән аерылу, туган авылдан китүләр бик авыр була аңа. Әмма Кәшифә кечкенәдән язмышны үзенә буйсындырып гел югарыга күтәрелә. Якшәмбе мәктәбендә, соңрак мәдрәсәдә белем алган Кәшифә әдәби кичәләрдә еш катнаша. Язмыш аны Рәхим Тумашев белән очраштыра. Тырышу, үҗәтлек, һәрвакыт камиллеккә омтылу Нөнәгәр һәм Өркет юлын канлы күз яшьләре белән юган Кәшифәгә уңыш китерә. Семипалатинск шәһәрендә оешкан татар драма театрында ул 20дән артык образ иҗат итә. Әмма барысы да шома гына бармый. Зур сынаулар аша узып Кәшифә Казан театр техникумын тәмамлый, оста педагог булып таныла. Чарада Кәшифә Тумашева хакында яңгыраган истәлекләр шул хакта сөйли. «Ул һәркемнең йөрәгенә ачкыч ярата белә иде» дигән Мансур Шиһапов. Димәк, Кәшифә апа гадел ана да, таләпчән педагог та булган.
20нче гасыр башында радио эшли башлый. Әлеге вакыйга да К.Тумашева исеме белән бәйле булган дисәк һич арттыру булмас. Әдәби-музыкаль тапшырулар, ир-ат һәм хатын-кыз булып ике тавышка сөйләү кебек зур хезмәтләр башында нәкъ менә Кәшифә Тумашева тора. Белем дәрәҗәсен тагын да камилләштерү максатыннан Кәшифә Мәскәүгә юл ала, ГИТИСка укырга керә. Тормыш иптәшенең кинәт кенә үлеме хыялларны челпәрәмә китерә. Әмма ул сер бирми. Бөтен көчен, сәләтен театрга багышлый. Сәнгать түгәрәкләрен җитәкли. Шул елларда Балтач колхоз-совхоз театры белән дә җитәкчелек итә. Соңрак ике баласын Равил белән Зөмәрәне алып Мәскәүгә юл ала.
Чарада Кәшифә Тумашеваның кызы Зөмәрә Халитова һәм аның уллары Нияз, Ринат катнашты. Кәшифә Тумашева хакында истәлекләре белән уртаклашканда аның театр өчен янып яшәвен ассызыкладылар. «Ул гаиләбезнең йөрәге иде», ди Нияз әфәнде әбисе хакында. Кәшифә Тумашеваның балачак эзләрен саклаган Нөнәгәр авылына сагынып кайтуын, аның истәлеген мәңгеләштерү максаты белән музей төзүләре өчен рәхмәтле булуын әйтте. «Кайткан саен музейның экспонатларга баюына сокланам һәм зур рәхмәтемне белдерәм. Киләчәктә әлеге музейны үзешчән итеп кенә түгел, ә Кәрим Тинчурин театры музееның филиалы итеп күрәсе килә» дигән теләкләрен дә ирештерде Зөмәрә ханым һәм үзенең әнисе турында язган «Мирас» дигән китапчыгын бүләк итте.
Чыннан да, үзеннән соң зур мирас, тиңсез хәзинә калдырган Кәшифә Тумашева музее һичшиксез үсәргә, баерга тиеш. Җыр белән баетылган, халыкчанлык белән сугарылган әсәрләр иҗат итеп, каршылыклар алдында тез чүкми, дөреслекне исбатлаудан курыкмаган, күчмә театрда җитәкчелек иткәндә бик күпләргә тормыш дәресе үткәргән, байтак артистларга театр дөньясына хәер-фатыйха биргән, кыскасы, үзенә лаеклы алмаш Равил Тумашевны тәрбияләгән Нөнәгәрнең сөекле кызы К.Тумашева моңа һичшиксез лаек. К.Тинчурин театры артистлары Исламия Мәхмүтова, Зөфәр Харисов һәм Әнәс Галиуллин да остазлары хакында истәлекләре белән уртаклаштылар: «Ул махсус тәрбия дәресләре үткәрмәде. Аның барлык тәрбиясе эш-гамәлләрендә чагылды. Аның мәктәбе безнең өчен училище да, институт та булды». Шулай ук Нөнәгәрнең асыл уллары Марсель һәм Фагыйль Шәфигуллиннар, Кәрим Тинчурин театры музее җитәкчесе Розалия Чабатова, К.Тумашеваның туганы Клара Шимкунас, Малмыж шәһәренең татар автономия үзәге җитәкчесе Язилә Әсхәтдинова, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вакыйф Зәкиевлар бертавыштан: «Туган авылыннан, туганнарыннан аерылганда күз яшьләренә буылып елаган Кәшифә 105 елдан соң кабат Нөнәгәргә кайтты, әле алай гына да түгел, зур җиңүләр белән кайтты», диделәр. Әйе, «Риваятькә тиң гомер» дип исемләнгән кичәдә тамашачылар Кәшифә апаны үзләренең янәшәсендә итеп хис итте. Чөнки аның исеме, эш-гамәлләре районыбыз, Татарстаныбыз тарихында алтын хәреф белән язылган. Ул бүген дә исән, ул бүген дә безнең белән.

Рәсемдә: Кәшифә Тумашеваның кызы Зөмәрә Халитова, аның улы Нияз һәм Гарифҗан Мөхәммәтшин музейдагы үзгәрешләрдән соң булган беренче тәэсирләре хакында уртаклашалар.


Рәсемдә: Клара Шимкунасның туганы Кәшифә Тумашева турындагы истәлекләре белән уртаклашкан мәле.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: