Хезмәт

Әрнү китми йөрәкләрдән

Чепья җирлеге районда бәрәнчеләрдән булып Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган зур чара оештырды. «Сугыш елларында туган балалар» дигән кичә күңел яраларын кабат яңартты, үлгәннәрне искә алды, исәннәргә дан җырлады.

Әлеге җирлектән 888 ир-егет туган ил азатлыгын сакларга яу кырына китә. Шуларның 527се кире әйләнеп кайтмый.
Сугыш... нинди куркыныч сүз. Аны тарихтан сызып, хәтердән җуеп ташлап булмый. Сугыш чорында һәркемгә авыр була, бигрәк тә балаларга. Бүген алар безнең әти-әниләр, әби-бабайлар, якыннарыбыз. Сугыш аларның балачакларын, яшьлекләрен урлаган, әтиләрен тартып алган, сыналырга һәм язмышның кыл иләге аша иләнергә мәҗбүр иткән. Алар түзгәннәр, сабыр иткәннәр, көрәшкәннәр. Якты киләчәккә өметләнеп, әтиләрен тизрәк күрү хыялы белән янып яшәгәннәр.

Менә шушы буынны хөрмәтләү, рәхмәт хисләрен белдерү уңаеннан әзерләнгән бәйрәм «Халыклар дуслыгы» музеена экскурсия белән башланып китте. Инде чәчләренә чал кунган, авыр хезмәт иңнәрен баскан абый-апалар музей заллары аша үтә, таныш йөзләр арасыннан якыннарын эзли. Ирексездән хәтер яңара, күзләр яшь белән каплана, үткәннәр искә төшә, мизгел эчендә авыр сугыш еллары күз алдыннан үтә. Һәр кеше уйга чумган. Тынлыкны бер апаның:
- Гарифҗан Галиевич, зур рәхмәт Сезгә. Тарихны барлавыгыз, үткәннәрне бүгенге буынга җиткерүегез өчен, - дигән сүзләре бүлде.
- Килгәнегез өчен үзегезгә рәхмәт. Менә бит бүген күпләрегез якыннарыгызны күрдегез. Тарих белән якыннан таныштыгыз, - диде Гарифҗан Галиев.

Реклама

Аннан соң өлкәннәр мәдәният йортына юл алды. Биредә аларны мул табын белән каршы алдылар.
- Сезнең җирлек Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган масштаблы чараларны беренчеләрдән булып оештырды. Элеккеге район үзәге буларак та башлангычның нәкъ менә Чепьяда башлануы зур әһәмияткә ия. Бу күңел ачу бәйрәме түгел, яраларны кузгату, үткәннәрне искә алу, сугыш чоры балаларын хөрмәтләү кичәсе, - дип башлады район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вакыйф Зәкиев үз чыгышын.

Чыннан да, сугыш һәм ул чор кешеләре хакында сөйләү, аларны искә алу бик авыр. Әмма ничек кенә булмасын, без яшь буынга бу хакта сөйләргә бурычлы. Чөнки үткәннәрне онытырга хакыбыз юк. Авыр елларның тере шаһитлары булганда тарихны язу бик кирәк. Чара барышында музей хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән «Сугыш чоры балалары» дигән фильм тәкъдим ителде. Зал зур тынлык һәм ачы күз яшьләре аша якыннарын күзәтте. Бугазга төер тыгылды. Еллар үтсә дә, йөрәкләрдән әрнү китми шул...
Күңелләрне тагын да нечкәртеп, сәхнәдән гармун моңы яңгырый. Шул арада зал һәвәскәр артистларның моңлы тавышына күмелә. Керәшен фольклор ансамбле шаян җырларын сузып җибәрә.

Балачакларын сугыш урлаган, әтиләрен бер күрергә тилмереп яшәгән буын бүген, шөкер, тыныч тормышта гомер итә. Тик аларга хөкүмәтебез тарафыннан игътибар җитеп бетми шул. Дәүләт тарафыннан бирелүче ярдәмнәр дә, махсус салынучы йортлар да ни сәбәп беләндер аларны читләп үтә. Безнең тарафтан да аларга аз игътибар бирелә. Юкса, күп тә кирәкми кебек. Әрнүле йөрәкләрне дәвалар өчен җылы сүз, ихлас ярдәм генә кирәк, ләбаса.
Рәсемдә: бу көнне сугыш чоры балаларының әйтер сүзләре, теләкләре бик күп булды.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: