«Роко», «Розара»
«Бөрбаш» җәмгыяте яңгырларга кадәр бәрәңге уңышын алып бетерергә күпме генә тырышмасын, барыбер 20 гектар җире калды.
Аяз, матур көннәрдә комбайн да, укучылар, активлар, җәмгыять әгъзалары да Бөрбаш бөясе буендагы басуда иделәр. Сәлим Хөснетдинов алты ел инде «GRIMME» дигән бәрәңге алу комбайнында эшли, рәтенә төшенеп беткән, егетләр генә ташны, эре чүпне күреп өлгерсә, ватылмыйча эшләргә була», ди. Дөрес әйтә, чөнки бункерга бәрәңге керә барган саен аны таштан, төрле каты әйбердән, чүп-чардан арындырып торырга кирәк. Моның өчен игътибарлы, җитез булу сорала. Җәмгыятьнең тәҗрибәле тимерчесе, эретеп ябыштыручысы Хөрмәтулла Шәрәфетдинов белән Рәис Шәяхмәтов, яшь белгеч Ленар Минһаҗев тракторчыга (сез аларны рәсемдә күрәсез) мәшәкать тудырырга тырышмый, машина арбасына сап-сары, чиста, коры бәрәңгеләр бушатып җибәрәләр. Комбайннар икәү булгач, ике сменага бүленеп эшләргә була. Икенче сменада комбайнны механизатор Сәлимҗан Әхмәтҗанов иярли, Зыятдин Шәйхетдинов, Сибәгать Нургалиев, Илья Әхмәтов бәрәңгеләрне чүптән, каты-котыдан аралый. Икенче смена караңгыланып беткәнче - төнге сәгать 10га кадәр эшли. «Гектарыннан 120 центнер уңыш чыгып бара», - ди агроном Искәндәр әфәнде. - Нигездә «Невский», «Роко», «Розара», «Луговской» сортларын игәбез». Балалар да тырыша, ярты сменага икәүләшеп 30ар капчык чүплибез, ди 6 сыйныф укучылары. Бригадта эшләүче ир-егетләр чүплиләр дә, йөкче ролен дә үтиләр. Эш матур гына оештырылган, бәрәңгечеләр трактор артыннан ук «икенче икмәк»не йөгерә-йөгерә җыеп ала, каеннар арасында учак ягып бәрәңге пешерергә дә вакыт табалар.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 май 2022 - 18:41«КАМАЗ» машинасын ток сугып, аны йөртүче үлгән Ир-атларның берсе ток сугудан үлгән, икенчесенең сәламәтлегенә артык зыян килмәгән.10600
-
28 май 2022 - 15:41Балтачның "Туганай" керәшен халык вокаль ансамбле - Казан сәхнәсендә (+фото) Субаш җирлегенең "Туганай" керәшен халык вокаль ансамбле Казанда чыгыш ясап кайтты.14800
-
28 май 2022 - 14:11"Ак калфак" бәйрәмгә чакыра. Кемнәрне? Катнашырга теләүчеләр 25 майга кадәр 2-60-30 номеры аша заявка бирә алалар12001
-
5 март 2022 - 14:33Салавыч укучылары шахматчыларны җырлап-биеп сәламли
-
3 март 2022 - 13:32💔🥀 БҮГЕН КИҢ ТАНЫЛУ АЛГАН ИҢ ТАЛАНТЛЫ РАЙОНДАШЛАРЫБЫЗНЫҢ БЕРСЕ — НАИЛ АБЫЙНЫ СОҢГЫ ЮЛГА ОЗАТАЛАР…
-
27 май 2022 - 09:45Газетаның 20нче санында (27 май, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар18601
-
25 май 2022 - 17:21Кәримә Мустаеваның концертына рәхим итегез! 26 май көнне Балтач мәдәният үзәгендә Кәримә Мустаеваның бушлай концерты булачак29300
-
26 май 2022 - 10:46Бәйрәм уңаеннан Балтач эшмәкәрләре район башлыгы Рамил Нотфуллин белән очрашты (+фото) Районыбызда кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр белән хакимият кулга- кул тотышып эшли.69002
-
27 май 2022 - 21:21Райондашыбыз, җырчы Алсу Фазлыева нигә ябыкмый, сәбәбен әйтте Алсу Фазлыевадан социаль челтәрдә “ник ябыкмыйсың, Алсу?” дип сораганнар.49401
-
26 май 2022 - 14:46«Җәйге җылыларны көтмәгез»: синоптик июнь белән июльнең нинди булачагын фаразлады Май аенда Татарстан территориясендә, шул исәптән башкалада, озакка сузылган салкыннар саклана. КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сүзләренчә, быел Казанга климатик җәй килергә ашкынып тормый.49301
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика